Accessibility links

Путиннан шелтә алган саклану министры Омскида яраланган хәрбиләрнең ата-аналарыннан гафу үтенде


Омскида җеназа
Омскида җеназа

Русия президенты Владимир Путин федераль рәсмиләр белән саклану өлкәсе заказлары турындагы киңәшмәдә министр Сергей Шойгуга һәр хәрбинең гаиләсен үз контроленә алырга кушты.

Русия саклану министры Сергей Шойгу Омскида казарма ишелеп яраланган һәм Мәскәүдәге Вишневский исемендәге хәрби хастаханәдә дәваланган хәрбиләр һәм аларның ата-аналары янында гафу үтенде.

"Бу фаҗига өчен безне гафу итегез. Улларыгызны аякка бастырыр өчен барысын да эшләячәкбез, гаиләләргә кирәк булган һәртөрле ярдәм булачак", диде Шойгу.

Табиблар аяк-куллары бәрелгән, сынган һәм баш миләре селкенгән хәрбиләрнең хәле яхшыра дип хәбәр итте. Интерфакс хәбәр итүенчә, авыруларга кесә телефоннары бирелгән, ата-аналары күрше палаталарга урнаштырылган. Чыгымнарның барысын да саклану министрлыгы түли. Мәскәүдә 21 десантчы дәвалана.

Шойгуга кичә хәрби техникага багышланган федераль киңәшмәдә президент Путиннан шелтә булды.

"Аңлашыла, хәрби хезмәткә баручылар Ватанны саклар өчен гомерләрен дә бирергә әзер. Бу очракта кешеләр нәрсә өчен һәлак булган? Бүген хәрби техника сыйфаты турында сөйләшәбез. Хәрбиләр өчен социаль корылмаларны, яшәгән йортларның сыйфатын тикшерү кирәк түгел мени? Саклану министрлыгы фаҗигане тикшерүчеләргә ярдәм итсен", дип кушты Путин.

Узган якшәмбе Омски өлкәсенең Светлый авылында Хәрби десант гаскәрләренең 242нче уку үзәгендә казарма түбәсе җимерелеп төшеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан иде.

XS
SM
MD
LG