Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ураза гаетен котладылар


Казанда Ураза гаете котланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

17 июль иртәсендә Татарстан мөселманнары республика мәчетләренә Ураза гаете намазына җыелды. Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин укыткан намазга республика президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килде.

Гает иртәсе яңгырлы булуга карамастан, Кол Шәриф мәчете бәйрәм башланырга бер сәгать кала ук шыплап тулды. Күпләр бәйрәм намазын урамда көтәргә мәҗбүр калды. Шулай да олы яшьтәгеләрне һәм хатын-кызларны мәчет алдын каравыллаган тәртип саклаучылар тоткарламады, эчкә уздырды. Яшьрәк ир-атлар исә яңгыр астында сабыр гына бәйрәм намазы башлануын көтте. Шуны да әйтергә кирәк, намазга килгән барча кеше Кол Шәриф мәйданына тимер рәшәткәләр аша тикшереп кертелде.

Җиде тулып килгәндә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та Кол Шәрифкә килде. Аны мәчет имамы Илфар хәзрәт белән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин каршы алды.

Бераздан мөфти хәзрәтләре башта урыс телендә Русия президенты Владимир Путинның, аннан татар телендә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның гает уңаеннан котлау хатларын укып үтте, гает вәгазе дә тулысынча татар телендә яңгырады.

Вәгазьдән соң мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә гает намазы укылды. Урамдагыларның кайберләре үзләре белән алып килгән намазлыкларны җәйсә, кайберләре өс киемнәрен асфальтка җәеп гыйбәдәтләрен җиренә җиткерде. Гает намазы башланыр алдыннан, ни хикмәт, сибәләп торган яңгыр да туктап тышта намаз укучыларга иркенлек тудырды.

Бәйрәм намазын Кол Шәрифтә укыган Төркиянең Казан баш консулы Турхан Дилмач, Казанда беренче тапкыр Рамазан гаетендә катнашуын һәм уразаның Русиядә дә, Татарстанда да, Төркиядә бер төрле гыйбәдәтләрдән гыйбәрәт булуын белдерде.

"Татарстанда да, Төркиядәге кебек, Рамазан чатырлары оештыралар икән. Аларның кайберләрендә үземә дә катнашырга туры килде. Баш консуллык буларак Ярдәм мәчетендә без дә бер ифтар кичәсе оештырдык. Киләсе елда да, Аллаһ боерса, Казанда Рамазан аенда булырга телим. Казаннан мин бик тәэсирләнәм", дип сөйләде ул сорауларны татар телендә җаваплап.

XS
SM
MD
LG