Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе федераль Сабантуй Түбән Новгородта үтәчәк


2014 елгы федераль Сабантуй, Томск
2014 елгы федераль Сабантуй, Томск

Бу хакта Красноярскида үтә торган федераль дәрәҗәдәге милли бәйрәмдә Түбән Кама мэры Айдар Метшин журналистларга хәбәр иткән.

Аның әйтүенә караганда, милли бәйрәм үтәчәк төбәкне анда яшәүче татарлар санына карап билгелиләр. Красноярски өлкәсе дә анда татарлар башка милләтләр арасында сан ягыннан өченче урынны биләгәнгә сайлап алынган, дип хәбәр иткән Метшин.

Шимбә көнне Красноярскида бәйрәм чаралары башланып китте. Аны быел Татарстан ягыннан Түбән Кама шәһәре хакимиятләре оештыра. 2016 елгы Федераль Сабантуй билгесен 19 июльдә буласы тантаналы чарада Түбән Новгородның рәсми вәкилләренә тапшырачаклар.

XS
SM
MD
LG