Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярскида XVI федераль Сабантуй үтте


Красноярскидагы Сабантуй күренеше, 19 июль 2015 ел.
Красноярскидагы Сабантуй күренеше, 19 июль 2015 ел.

19 июльдә Красноярскида федераль дәрәҗәдәге милли бәйрәмнең чаралары дәвам итте

Якшәмбе көнне Красноярскида, Татышев утравында XVI федераль Сабантуй рәсми төстә ачылып китте. Чарада Татарстан һәм Красноярски өлкәсе башлыклары Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Толоконский катнашты.

Бәйрәм ике өлкәнең финанс ярдәме белән оештырылды.

Сабантуйда катнашу өчен Татарстаннан 500ләп иҗатчы килде. Шулай ук Түбән Кама каласыннан 100 якын кеше оештыручылар буларак катнаша. Бәйрәмгә Русиянең 36 төбәгеннән читтәге татарлар чакырылган.

Федераль Сабантуй Түбән Кама артистлары һәм җирле татар оешмалары катнашлыгында, милләтнең бердәмлеге идеяларын үткәрүче зур тамаша белән башланып китте.

Шулай ук кунакларга татар милләтенең гөреф-гадәтләрен күрсәтүче өйләр корылды, катыктан тәнкә эзләү, балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылды.

Федераль Сабантуй батыры итеп Мари республикасы вәкиле Муса Гәлләмов танылды. Ул Volkswagen Polo hәm бәрән белән бүләкләнде, дип хәбәр итә tatarstan.ru рәсми сәхифәсе.

18 ильдә бәйрәм чаралары кысаларында ат чабышлары һәм зур бәйрәм концерты үткән иде.

2016 елгы федераль Сабантуй Түбән Новгородта үтәчәк.

XS
SM
MD
LG