Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев һәм сепаратистлар Донецкины утка тотуда бер берсен гаепли


Киев Донецки сугышчылары 50 тапкыр һөҗүм итте, каршы як - рәсми гаскәрләр 40 тапкыр атты, ди.

Донецки сепаратистлары атышлар нәтиҗәсендә бер кеше үлде, бина җимерелде, берничә җирдә янгын чыкты, дип белдерә.

Рәсми Киев шулай ук атышлар сәбәпле бер кешенең үлүе, җиде кешенең яралануы хакында хәбәр итте.

Элегрәк Донецки вәкилләре ОБСЕ оешмасы белән килешү нәтиҗәсе буларак авыр коралларны Украина хәрбиләренә якын торган урыннардан ераграк күчерергә вәгъдә биргән иде.

Украина Көнчыгышында барган сугышу аркасында 6,5 мең кеше һэлак булды дип санала.

XS
SM
MD
LG