Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алдылар


Казанда Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:36 0:00

Казанда Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алдылар

19 июльдә Казанның Мәрҗәни мәчете каршындагы мөселман зиратында 2012 елның 19 июлендә өеннән чыгып барганда атып үтерелгән Апанай мәчете имамы, дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чарасы узды.

Зиратта аерым торган кара мәрмәрле кабер янында чыгыш ясаучылар барысы да Вәлиулла хәзрәтне яхшы яктан искә алды. Анын татар халкы һәм ислам дине өчен керткән өлеше хәтерләнде. Кемдер аның Иман нәшриятында башкарган эшләрен аңлатса, кемнәрдер аның белән бәйле хатирләрен яңартты.

Җәлил хәзрәт Фазлыев Вәлиулла хәзрәтнең Иман мәркәзендә юктан бар итеп бик күп дини китаплар бастырыуын искә алды.

"Ул дини мәгълүматны халыкка җиткерү өчен бик күп эш башкарды. Бер вакытны мин аңа бастырылган киталарны сыйфатлырак кәгаздә бастырып булмасмы дип сораган идем. Ул исә бүгенге көндә үз максатының гарәп хәрефеннән кирил хәрефенә булдыра алган хәтле китапны күчереп калдыру икәнен әйтте. Бер заман килер, бу әзер әйберне матур кәгазләргә дә бастырырлар әле, дигән иде. Ул кая гына барса да, көчкә күтәрә алырлык күп итеп китап алып кайта иде", дип белдерде.

Норлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Әюпов та Вәлиулла хәзрәтне бастырылган китаплары ягыннан искә алды.

"Аның кебек үз фикерен яхшы итеп, тулы итеп, тирән итеп, йөрәккә үтә торган итеп язылган китап укыганым әле юк. Аның шушы китаплары без имам-мөхтәсибләргә бик зур ярдәм итте", дип әйтте.

Мәрҗәни мәчете имамы Мансур Җәләлетдин Вәлиулла хәзрәтнең Апанай мәчете төзекләндерелгән вакытта җомгага һәрвакыт Мәрҗәни мәчетенә йөрүен, аның белән һәрдаим сөйләшеп, киңәшләшеп торуын белдерде.

"Ул Апанай һәм Мәрҗәнидән тыш башка мәчеткә җомгага йөрмәде. Апанай төзекләндерелгән вакытта ул җомгага Мәрҗәнигә килгәч, без җомга алдыннан бер утырып сөйләшә идек. Дөньяви хәлләрне дә, сәясәтне дә, динебездәге хәлләрне дә калдырмый идек. Бүген ул миңа җитми. Бүгенге ваһабилык, Хизб ут-Тәхрир темалары вакытында Вәлиулла хәзрәтнең җитмәгәне бик сизелә", дип мәрхүмне искә алды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Вәлиулла хәзрәтнең үлеменә өч ел булса да, аның онытылмавын әйтеп үтте.

"Бүген үзегез дә шаһит булдыгыз, без аны һәм ул башкарган эшләрне онытмадык. Вәлиулла хәзрәт меңнән артык китап бастырды. Бүген дә безнең шәкертләребез аның китаплары нигезендә укыйлар", дип белдерде.

Камил Сәмигуллин, Вәлиулла хәзрәтне өч ел элек һәлак итүчеләр тиешле җәзаларын алдылармы дигән сорауга, Вәлиулла хәзрәтне үтерүчеләр бу дөньяда булмаса да, ахирәттә, әлбәттә, тиешле җәзаларын алачак. Чөнки Аллаһның газабыннан качып булмый, дип җаваплады.

Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны кабере янында искә алу мөрәсиме аның рухына атап дога кылу белән тәмамланды. Чарада иллеләп кеше катнашты. Җәмәгате искә алучылар янында күренмәде.

"Иман" мәркәзе җитәкчесе, Апанай мәчете имамы һәм күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб 2012 елның 19 июль иртәсендә үз өеннән чыгып барганда атып үтерелде, шул ук көнне Татарстанның ул вакыттагы мөфтие Илдус Фәиз Казанның Мусин урамында машинасында шартлап яраланды.

XS
SM
MD
LG