Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

“Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде”


19 июльдә Казанда совет чоры ахырында Мәрҗәни мәчетенең имамы булып хезмәт иткән Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинга багышлап бастырылган китап тәкъдим ителде.

Әлеге китапта 1970-1990 елларда Казанның Мәрҗәни мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин турындагы истәлекләр, хатирәләр, мәкаләләр, аның вәгазьләре тупланган. Ул җәмәгать эшлеклесе Рәүф Ибраһимов тарафыннан әзерләнгән, китапны төзүдә, шулай ук Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ярдәм иткән.

Апанай мәчетендә узган әлеге чарада Нияз хәзрәт Әхмәтзәки Сафиуллинның тормыш юлы хакында сөйләп, аның XX гасырның икенче яртысында татарларда иң белемле дин әһелләреннән булуы хакында әйтелде: “Зәки хәзрәт, чыннан да, олуг шәхес булды, ул XX гасырның икенче яртысында Русия уртасында яшәгән дин әһелләреннән иң белемлесе иде, иң зур гыйлемгә ия булган дин әһеле иде, татарлар арасында.

1967 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп сабак ала. Әхмәтзәки хәзрәттән белем алганга күрә, ул Бохарадагы мәдрәсәдә дүрт еллык програмны ике елда бетерә, Тәлгать хәзрәттән соң башка хәзрәтләр дә Әхмәтзәки хәзрәткә килеп гыйлем алганнар, алар арасында: Әстерхан имамы Юныс хәзрәт, хәзерге вакытта Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, шулай ук Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт һәм башка олуг шәхесләр.

1970 елларда Әхмәтзәки хәзрәт Мәрҗәни мәчетенең имамы булып хезмәт итә башлый. 1980 елда Әхмәтзәки хәзрәт Советлар берлегенең Европа өлеше һәм Себер диния нәзарәте баш казые итеп сайлана, шулай ук, Зәки хәзрәт голәмәләр шурасының әгъзасы булып та эшли. Зәки хәзрәтнең шәкертләре бик күп була, аның вәгазьләре дә бик үтемле иде”, дип сөйләде Нияз Сабиров.

Китапта Тәлгать Таҗетдин Әхмәтзәки хәзрәтне мондый сүзләр белән искә ала: “Остазым Әхмәтзәки хәзрәт турында сөйләү һич кенә дә җиңел түгел, чөнки бу зат – бик мөхтәрәм, олуг зат. Ул – элекке галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗәни, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Муса Бигиевләр рәтендә саналырга лаеклы шәхес. Алар турында китаплардан, язмалардан белә торган булсак, Әхмәтзәки хәзрәтнең үзен күреп, вәгазьләрен үз авызыннан ишетеп, аның үзеннән сабак алырга насыйп булды миңа”, дип яза Тәлгать Таҗетдин.

Китап өч ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган дин эшлеклесе, “Иман” нәшрияты җитәкчесе булган Вәлиулла Ягъкубның татар дин әһелләре, галимнәре турында хезмәтләр бастыру традициясен дәвамлап чыгарылган, шулай ук “Иман” нәшрияты хезмәте.

Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1995) Татарстан республикасының Норлат районы, Колбай-Мораса авылында туган. Әтисе иртә вафат була, җиде балалы гаиләсе кала. Матди хәлләре начар булса да, әнисе улының гыйлем алуын теләп, күрше Кизләү авылы мәдрәсәсенә укырга бирә.

Укуны тәмамлаганнан соң Әхмәтзәки үз авылына имам булып кайта, шунда гаилә кора. Дин әһелләрен кулга алулар башлангач, 1925-1927 елларда Әхмәтзәки хәзрәт гаиләсе белән Урта Азия якларына китәргә мәҗбүр була. 1930 елларда зур авырлыклар кичереп Казанга килә, килгәч эшкә урнаша алмый зур кыенлыклар кичеә. Шактый авырлыклар узганнан соң, аны хайваннар тыюлыгына “кара эшкә” алалар.

Казанда Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп күп кенә шәкертләр дини гыйлем ала торган була.1970нче еллардан ул Мәрҗәни мәчетенең икенче имамы булып хезмәт итә башлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG