Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер җирендә Искер җыенына әзерлек бара


Узган елгы "Искер җыеныннан" күренеш
Узган елгы "Искер җыеныннан" күренеш

7-9 август көннәрендә Тубыл шәһәрендәге “Мирас” иҗтимагый оешмасы Себер ханлыгы башкаласы урынында Искер җыены уздырачак.

7-9 августта Тубыл шәһәре һәм районындагы Себер ханлыгы башкаласы урынында «Искер-җыен» тарихи-мәдәни VIII халыкара фестиваль үтәчәк. Аның кысаларында шулай ук "Искернең тарихи язмышы" бөтенрусия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Конференциядә "Себер татарлары һәм бүгенге тормыштагы урыннары", "Себер татарларының изге урыннарын барлау, өйрәнү", "Себер татарлары телен саклау проблемалары", "Көнбатыш Себернең абориген халык статусын алу һәм Русиянең аз санлы халыклар исемлегенә керү мәсьәләләре", "Сазлык җирләрдә яшәүче Себер татарларының яшәү урынын һәм тормыш рәвешен саклау", "Себер татарларының тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү һәм таныту", "Көнбатыш Себернең урта гасырларга караган тарихын өйрәнү проблемалары", "Искердәге тарихи ядкарьләрне саклау юллары", "Көнбатыш Себерне үстерү максатчан программаларына һәм туристик маршрутларга кертү", "Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын Тубыл һәм Көнбатыш Себернең туристик потенциалында куллану юллары", "Төбәк сәясәтен милли мәдәниятләрне үстерү өлкәсендә күллану ысуллары",
Милли мәдәният һәм глобализация. Этник йөзне саклау мәсьәләләре" каралачак.

Татар конгрессы хәбәр итүенчә, җыенда катнашучылар биш номинациядә көч сынаша: вокал, музыка коралларында башкару, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар. Иң яхшы башкаручылар гала-концертта катнашачак.

Бәйрәм мәйданында халык һөнәрләре осталарының төрле бәйгеләре дә үтәчәк: гармунчылар, аш-су осталары бәйгеләре, көрәш һәм ат чабышлары көтелә.

9 августта фестиваль кунаклары Төмән өлкәсендәге «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасының 10 еллык юбилеенда катнашачаклар.

XS
SM
MD
LG