Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы тәре йөрешен яңа митрополит җитәкләячәк


2009 елның 21 июлендәге тәре йөреше
2009 елның 21 июлендәге тәре йөреше

21 июльдә Казанда православ христианнар Изге Ана иконасын тотып тәре йөрешенә чыгачак.

Быел тәре йөреше чарасын Казанның яңа митрополиты Феофан җитәкләячәк. Башта Казан Кирмәне эчендә урнашкан Благовещен чиркәвендә гыйбадәт йоласы үтәчәк. Аннарымеңнәрчә кеше катнашында Изге Ана иконасын тотып Казан урамнарында тәре йөреше узачак. Әлеге чара сәбәпле, кайбер урамнар ябылачак.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.

XS
SM
MD
LG