Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада түрәләрнең эш вакытын дөрес бүлүен тикшерәләр


Татарстанда элек эшчеләрнең котын алган Навратила тагын республикада тикшерүләр башлады.

Алабугада муниципалитет эшчеләренең эш вакытын бүлү нәтиҗәлелеген тикшерәләр. Моның белән Чехиядән Томаш Навратила җитәкчелегендәге белгечләре шөгыльләнә.

“Әлеге комиссия 4-5 атна эшләячәк һәм барлык җитәкчеләр дә комиссия әгъзалары белән бик теләп хезмәттәшлек итәр дип ышанам”, диде район башлыгы Геннадий Емельянов җыелышта.

Тикшерү план нигезендә алып барыла. Җәй башында район башкарма комитеты җирле үзидарәдә эш вакытын нәтиҗәле бүлүне анализлау өчен тендер булдырган иде. Килешүнең бәясе – 1,5 миллион сум. Анализ нәтиҗәсендә эш вакытын файдалы бүлү өчен тәкъдимнәр эшләү күздә тотыла. Моннан тыш, нәтиҗә бирмәүче хезмәткә чыгымнарны оптимальләштерү карала.

Навратила инде элек Татарстанда тикшерү уздырган иде. 2013 елда “КАМАЗ"да ул ел дәвамында эшче һәм хезмәткәрләрнең эш вакытында кешенең ничә тапкыр бәдрәфкә баруы, ничә тапкыр чәй эчүләре, күпме телефоннан сөйләшүләрен язып торып, бар кешенең котын алды.

Шулай ук ул Навратил Татарстан фәннәр академиясендә дә тикшерүләр уздырды. Аның нәтиҗәләре шактый шау-шу уяткан иде.

XS
SM
MD
LG