Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савчекно сак астында Дондагы Ростовка китерелгән


Савченко барлык гаепләүләрне кире кага.

Русия журналистлары үлемендә гаепләнгән Украина хәрби очучысы Надежда Савченко сак астында Дондагы Ростовка китерелгән. Бу хакта аның адвокаты Марк Фейгин хәбәр итте.

Расланмаган мәгълүматка күрә, Савченко Ростов өлкәсе ФСБ идарәсененең тикшерү изоляторында тотыла. 13 июль көнне баш прокуратура гаепләү карарын раслады һәм аны Ростов өлкәсе Донецки шәһәр мәхкәмәсенә җибәрде. 17 июльдә Савченконы Мәскәүнең “Матросская тишина” тикшерү изоляторыннан Ростов өлкәсенә җибәрделәр.

Инде бер елга якын сак астында тотылучы Надежда Савченко барлык гаепләүләрне кире кага һәм инде протест йөзеннән ике тапкыр ачлык игълан итте.

Адвокатлар 25 ел төрмә янаган Савченконы Украина җирендә урлап Русиягә алып чыкканнар дип саный.

XS
SM
MD
LG