Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Белемгә таянып эшләмәсәк, халкыбыз җырлап, биеп тарихка кереп калачак"


“Гаҗәеп дөнья” блогы
“Гаҗәеп дөнья” блогы

Азатлык ВКонтактеда татар телендә төрле фәннәргә багышланган кызыклы язмалар бирүче “Гаҗәеп дөнья” блогы авторы алып Айрат Борһанов белән сөйләште.

Татар теленең төрле яклы үсеше өчен өр-яңа кызыклы проектлар, блоглар барлыкка килә. Татар теленең бары тик көнкүреш аралашу өчен генә түгел, ә җитди фәнни һәм фәнни-популяр эзләнүләр өчен дә яраклы икәненә көннән-көн күбрәк яшьләр төшенә. Шуларның берсе Айрат Борһанов интернетта “Гаҗәеп дөнья” блогын алып бара, татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү максатында эшли.

Азатлык интернетта эшли торган кызыклы проектларны, блогларны даими рәвештә күзәтеп тора. Моңа кадәр без популяр фәнгә караган мәгълүматны татар телендә юк дәрәҗәсендә булуы турында язган идек. Татарча география, астрономия, физика, биология, психология һәм башка фәннәрдән мәгълүмати энциклопедияләр, балалар өчен кызыклы китаплар, атласлар, интерактив өйрәнү програмнары һәм башка ресурслар кирәклеге, тел үсеше өчен әһәмиятле икәне көн кебек ачык.

Әлеге мәсьәләне чишү максатында эшли торган "Гыйлем" проекты белән Азатлык укучыларын инде таныштырган идек. Бу юлы сезне тагын бер кызыклы блог – “Гаҗәеп дөнья” һәм аның авторы Айрат Борһанов белән таныштырырбыз.

​ВКонтакте челтәрендә Айрат “Гаҗәеп дөнья” дип аталган блогны алып бара. Анда даими рәвештә татар телендә төрле фәннәргә багышланган кызыклы язмалар чыга.Айрат – Казанда туып үскән яшь егет. Үз сүзләренә караганда, тормышы “миллионнарча русияледән берни белән дә аерылмый”. Көллият, читтән торып югары уку йортын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Хәзер ул заводта технолог булып эшли.

Табигатьнең төрле кызыклы күренешләре турында татарча уку рәхәт, әлбәттә. Азатлык Айрат Борһановка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Айрат, “Гаҗәеп дөнья” дигән кызыклы проект идеясе кайдан килде? Моңа тотынырга сине нәрсә этәрде?

Айрат Борһанов
Айрат Борһанов

– Үземә санак алгач, әлбәттә, интернетта кино, җырлардан кала төрле мәгълумат сайтлары белән кызыксына башладым. Аеруча мине татар телле Азатлык, Матбугат кебек сайтлар кызыксындыра иде. Азатлык сайты исә минем өчен зур ачыш булган иде. Башка сайтларда күбесенчә татар тормышы гына күрсәтелсә, Азатлыкта инде моннан тыш дөнья хәлләрен дә укып булды.

“Дөнья тирәли”, “Фән-фәсмәтән”, “Пәрәвез” кебек шәлкемнәр күңелемә бик нык хуш килде. Шундый фәнни-популяр, төрле илләрне, табигать күренешләрен тасвирлый торган язмалар интернетта аз булуы мине бу блогны ачарга этәрде дә инде.

“Татар иле” социаль челтәре ачылгач, “Кызыклы мәгълумат” дигән төркемне ачкан идем. Кызганыч ки, анда кеше активлыгы бик сүлпән, шуңа күрә, ВКонтакте сайтына күчәргә булдым.

– Блогның максатын үзең нәрсәдә күрәсең?

ВКонтактеда күпме татар төркеме бар, тик алар авыл, өчпочмак, чәкчәк темаларын сукалап бетерделәр инде, елдан-елга бернинди үзгәреш, тәрәккыять күренми

– Блогның максаты – татар телен популярлаштыру, аның куллану даирәсен киңәйтү. Телебезне көнкүреш дәрәҗәсеннән күтәрү. Шул ук ВКонтакте сайтында күпме татар төркеме бар, тик алар бөтенесе диярлек бертөрле авыл, өчпочмак, чәкчәк темаларын сукалап бетерделәр инде, елдан-елга бернинди үзгәреш, тәрәккыять күренми.

Җитмәсә, төркемнәрнең күбесе татарлар өчен булса да, кайберләре 90% диярлек төркемнәрен чит телдә алып бара, кайсылары бөтенләй татарча түгел. Кеше мәгълуматны үз телендә тапмаса, аны башка ресурслардан эзли торып, телнең куллану даирәсе тарая һәм аның, гомумән, юкка чыгуы ихтимал.

Максатның берсе, шулай ук, кешеләрне татар телендә аралашырга, фикерләргә этәрү. Ләкин халыкны ничек әңгәмәгә җәлеп итүен уйларга кирәк әле.

– Үзең генә эшлисеңме? Ярдәм итүчеләр бармы?

– Моңа кадәр үзем генә эшли идем. Күптән түгел генә тагын бер егет ярдәмгә килде. Кем икәнен белмим. Татар телен яхшы белүче кешеләр ярдәмгә килсә, бик шат булыр идем, чөнки үзем постларны сирәк язам, шулай ук хаталарсыз да булмый, тикшереп торучы булмагач.

– Фәнни чыганаклар татарча булмагач, сез мәгълүматны кайдан аласыз, кайлардан тәрҗемә итәсез?

Башка сайтларда күбесенчә татар тормышы гына күрсәтелсә, Азатлыкта инде моннан тыш дөнья хәлләрен дә укып булды.

– Чыганагым – интернет, төрле рус телле сайтлардан кызык мәкаләләр табып тәрҗемә итәм. Азатлыктан репост ясаганым булды. Шулай ук “Күрше.ру” сайты мәгълуматын кулланганым бар. Бик кызык сайт иде, тик кызганычка каршы ни сәбәпледер эшчәнлеге туктатылган.

Naked-science сайты бик ошый. Мәгълуматны шулай ук аннан да алганым булды.

– Инде "feedback" бармы? Блогны кемнәр куллана?

– Аудиториям төрле. Күбесе яшьләр һәм шунысы бик шатландыра. Сан ягыннан бик күп түгел, әле шуңа күрә, кайтаваз да юк диярлек. Бервакыт, язылган кешеләр бик аз дип эшемне ташламакчы идем, тик шунда ук постларны күбрәк языгыз дип тә язып җибәрделәр.

Уңай бәя бирүләр бик рухландыра, димәк кеше кызыксына дип, эшемне дәвам итәм. Артка чигенеп булмый инде хәзер, алга гына барасы. Барысы да булыр әле, Аллаһ боерса.

– Ә, гомумән, синеңчә, төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәкме? Бу юнәлештә татарларга нәрсә эшләргә кирәк?

– Андый сорау туучы кешеләргә мин: “нишләп ул укытылырга тиеш түгел соң?” дип сорау бирер идем. Әлбәттә, укытылырга тиеш һәм бу хәзерге укыту системын үзгәртүне таләп итәчәктер. Үз вакытында гөрләп яшәгән зур үсеш алган дәүләт халкы без. Ялгышмасам, Аурапада нәкъ менә безнең борынгы бабаларыбыз беренчеләрдән булып чуен, тимер коя башлаганнар, кирмәннәр, зур калалар төзегәннәр, димәк технологияләрен, ясау серләрен белгәннәр. Аларның лаеклы дәвамчылары булуын иң беренче үзебезгә дәлилләр өчен баштан укыту кирәк, аннары инде шул алган белемнәргә таянып эшләрдә нәтиҗәләргә ирешергә тиешбез. Югыйсә, халык җырлап, биеп тарих битләренә күчәчәк.

Беренче югары белемне татар телендә алуны отышсыз күрсәләр, аны икенче югары белем итеп биреп була

Кайбер кешеләр ә кая кулланырга соң ул татар телен дип тә әйтерләр. Теләк булса, мөмкинлеген табарсың. Мәсәлән, хәзерге вакытта бездә Алабуга махсус икътисад зонасы, Иннополис, IT-парк, Технополис, Химград сафка басып эшләп киләләр. Шул өлкәләрдә, бизнес-проект корып, фәкать татардан торган эшчән төркемнәр ясап эшләп буладыр.

Төрки илләр белән хезмәттәшлек итеп була. Укыту дигәндә, беренче югары белемне татар телендә алуын отышсыз күрсәләр, аны икенче югары белем итеп биреп була. Бу эшләрне халык белән хөкүмәт җитәкчеләре бергәләшеп булдырырга тиеш. Халыкта теләк булса, хөкүмәт ярдәм итеп, нык таянырлык терәк булса, боларны барысын да башкарып булачак, минемчә.

XS
SM
MD
LG