Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

"Мондый сәясәт дәвам итсә, татарча китаплар, газетлар укырлык кеше калмаячак"


Милли хәрәкәт активисты Фаик Таҗиев Русиядә урыс теленә генә игътибар итү яхшылыкка алып бармаячак, башка телләрнең, шул исәптән, татар теленең кулланыштан чыгуына китерәчәк, ди.

Казан ханлыгы яулап алынганнан бирле татар халкының иң авырткан, иң борчулы мәсµәләләрнең берсе булып ана телендә сөйләшү, белем алу тора. Әлеге проблем соңгы вакытта шактый кискенләште һәм ул Русия Дәүләт думасында, Татарстан Дәүләт шурасы утырышларында да күтәрелеп тора.

Милли хәрәкәт активисты, җәмәгать эшлеклесе, Милли мәҗлес оешмасы вәкиле Фаик Таҗиев Русиякүләм мөнбәрләрдән урыс теленә генә игътибар итү яхшылыкка алып бармаячак, башка телләрнең, шул исәптән, татар теленең кулланыштан чыгуына китерәчәк, дип саный. Ана теле юнәлешендә без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Фаик әфәнде, Чаллыдан бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре ана телендә укыту проблемнарын күтәреп, Казан тарафларына хатлар, мөрәҗәгатьләр юллый тора. Туган тел мәсьәләсен Чаллы җирлегендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә күтәрүчеләр арасында сез дә бар. Менә сез татар телендә укытуның аяныч хәле турында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллагансыз. Шушы хатка күптән түгел җавап та килгән. Ләкин бу мөрәҗәгатькә республика шурасы рәисе үзе түгел, мәгариф министры Энгел Фәттәхов имзасы белән җавап алгансыз.

– Без Фәрит Хәйрулла улына гына түгел, президентлар исеменә дә хатлар яздык. Соңгы мөрәҗәгатебез Татарстан мәгарифен Татарстан хөкүмәтенә буйсындыру турында иде. Шушы хатны шура рәисебез Мөхәммәтшин депутат Разил Вәлиевкә һәм мәгариф министры Энгел Фәттаховка юллаган. Әлбәттә, министрлыкларга кергән хатларга җавап бирәләр. Без бит әле быел май аеның соңгы көннәрендә Дамир Шәйхетдинов, Тәлгат Әхмәдишин һәм мин мәгариф министры белән очрашуга чакырулы идек. Бардык. Сүзне Татарстанда ана телендә укытуның торышы хакында башладык. Ләкин сөйләшү барышында шул аңлашылды: министрның ярдәмчеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә, без инде Чаллыдан да булгач, проблемнарны безнең шәһәрдәге 2нче гимназиягә кайтарып калдырырга тырыштылар.

Министр имзалаган хатта да татар телендә укыту проблемнарын Чаллы каласына, андагы аерым мәктәпләргә төртеп күрсәтү күренде. Чынбарлыкта, Татарстанда татар телендә укыта торган бер генә мәктәпнең калмавы хакында чаң сугыла. Үз мәгариф системыбыз, татарча укыту совет чорының беренче елларыннан ук татарның үз кулында булган. Ә бүген барысы да Мәскәүдән торып эшләнә. Татар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсендә Татарстан үзе бернәрсә дә эшли алмый.

Тагын шул ук БДИга кайтыйк. Мин аны бердәм дәүләт имтиханы дип түгел, бердәй дәүләт имтиханы дип атыйм. Хәзер мондый имтиханнар тарих, география фәннәреннән дә кертелә. Димәк, укытыла торган бу фәннәрне дә татарча укытып булмаячак, чөнки, бердәй урысча имтихан бирәсе булачак. Ә бит бездә беренче урында татар теле, аннан соң инде урыс теле торырга тиеш. Чөнки эш барышлары урыс теле белән бәйле. Татар теле белән дә эшләргә мөмкин. Татар кешесе өчен иҗат эше татарча барырга тиеш. Әйтик, татар баласы урыс телендә иҗат итсә, бу кимчелек булмый. Ана телендә эшли алмый икән, монысы кимчелек саналырга тиеш. Бала, мәсәлән, саннарны тапкырлау гамәлен ана телендә башкарырга өйрәнми икән, татарча уй-фикер йөртү турында икеләнергә генә кала. Менә математикадан бердәй имтихан бирдерү аны урысча гына укытырга мәҗбүр итә. Монысы да безнең мәгарифчеләрнең аңлап бетермәвеннән килә. Чөнки математикадагы терминнарның күпчелеге халыкара телдә язылган. Икенчедән, мәктәпләрдә шундый күренеш бара, математиканы гына урысча укытабыз, дип тотыналар да, карыйсың, мәктәп урысчага әйләнә дә куя.

– Фаик әфәнде, менә Ирина Яровая кебек дума депутатлары, комитет рәисләре, Русия төбәкләрендә, шул исәптән Казандагы урыс оешма-җәмгыятьләре дә, урыс телен күтәрәбез дип, татар теленә һөҗүм башладылар. Бу күренеш арту ягына бармыймы?

– Моның максаты бер. Хәзер Дәүләт думасында канун өлгесе ята. Ул проектны этник-мәдәни үзәк җитәкчелеге тапшырган иде. Анда урыс телен барлык милләтләр өчен дә ана теле итеп укыту күздә тотыла. Ул канун проекты озак яткангага күрәме, Ирина Яроваяның соңгы вакыттагы активлыгын шуның белән бәйлим. Күрәсең, тарих, география фәннәреннән дә бердәй имтиханнарны мәҗбүри итү омтылышы шул канунның чагылышы дип саныйм.

Министр Дмитрий Рогозинның депутат чагында Андрей Савельев дигән ярдәмчесе бар иде. Шулай ук элекке дума депутаты ул. Шул Савельев Казандагы урыс мәдәни җәмгыятенең президент Путинга язган хатына теләктәшлек белдереп мәкаләләр дә язды. “Татар телен укытуның кирәге юк, ул урыс телен укытырга комачаулый”, дигән фикерләрне яңгырата ул. Бу бит чынбарлыкта дәүләт дәрәҗәсендә, депутатлар, комитетлар рәисләре катнашында башкарыла. Аннан соң күп кенә республикалардагы урыс оешмалары вәкилләрен дә оештырып бары тик урыс телен генә күтәрү өчен эш алып барыла. Монысын алар урыннардагы урыс халкының фикере итеп күтәрергә, күрсәтергә маташалар. Бу күренешләр татар телен бөтенләй гамәлдән чыгаруга юнәлтелгән.

Шушы вазгыятьтә безнең җитәкчелек тарафыннан бернинди каршылык күрсәтү, сүз әйтү күренми, ишетелми. Безнең менә Фәрит Хәйрулла улына, Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать-хатлар (ул хатлар президентка барып та җитмидер, дип беләм) барып җиткән очракта да, башка түрәләрдән җаваплар килә.

Татарстан җитәкчеләре икътисад, башка юнәлешләр белән нык шөгыльләнә. Әмма, дөресен әйткәндә, мәгариф белән, ана теле мәсьәләсе белән җитәкчелек шөгыльләнми. Мин инде әйтеп киттем. Туган тел мәсьәләсен зурдан кубып республика, татарлар күпләп яшәгән төбәкләр аша күтәрергә телисең. Ә сиңа шул мәсьәләне тарайтып, аерым бер шәһәрнең аерым бер мәктәбенә, шундагы проблемга гына кайтарып калдырырга тырышалар. Ә чынбарлыкта бөтен Татарстанда, бар татар яшәгән Русия төбәкләрендә татар теле проблемы шулкадәр кискен килеп басты ки, берничә елдан безнең телебез кире кайтарып булмаслык хәлгә төшәчәк. Ягъни, татарча язылган китаплар, газетлар татар кешеләренә барып җитмәячәк, чөнки алар аны укый алмаячаклар. Татарстан җитәкчеләре менә шушы халәтне аңларга теләмиләр кебек тоела миңа.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG