Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Чара Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калуда дөнья фәнендәге иң яңа казанышларны гамәлгә кертү өчен Русия һәм чит илләр фәнни-мәгърифәти ресурсларын бергә туплау максатыннан оештырыла.

17-30 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк.

Анда Русиянең һәм чит илләрнең иң эре фәнни үзәкләреннән күренекле галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр катнашачак.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, быел әлеге мәктәп, Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калуда дөнья фәнендәге иң яңа казанышларны гамәлгә кертү өчен Русия һәм чит илләр фәнни-мәгърифәти ресурсларын бергә туплау максатыннан оештырыла.

Былтыргы I халыкара мәктәп исә археологларның тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм табылдыкларны, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күрсәтүне яңача оештыру буенча тырышлыгын координацияләүне күздә тотып үткәрелгән иде.

Секцияләр барышында фәнни-гамәли эшләр белән бергә тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау теориясе һәм методикасы мәсьәләләре, шулай ук кыр шартларында өйрәнүләрдә заманча технологияләр буенча лекцияләр курсы каралган.

Шулай ук Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калуда яңа технологияләргә багышланган конференция узачак.

XS
SM
MD
LG