Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара музейлар форумына әзерләнәләр


Музей эшчәнлегендә яңа юллар эзләү нечкәлекләренә аеруча игътибар ителәчәк.

8-12 сентябрь көннәрендә Казанда халыкара музейлар форумы уздырылачак. Пленар утырышта музейларның заманча үсешен тәэмин итүдә килеп туган актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү ниятләнә. Халыкара музейлар берләшмәсендә яхшы таныш булган Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мүнһен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам) кебек шәхесләрнең утырышта доклад белән чыгыш ясавы көтелә.

Татарстан милли музеена нигез салынуның 120 еллыгына багышыланган чарада төбәкләр икътисадында музейларның роле үсеше һәм тоткан урыны мәсьәләләренә урын биреләчәк. Маркетинг технологияләре, эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңа юллар эзләү хакында да фикер алышу күздә тотыла.

Форум кысаларында секция утырышлары уздырылачак, “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар үткәрү, очрашулар каралган. Казан, Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге музейлары, “Яңарыш” республика фонды эшчәнлеге белән таныштыру да булачак.

XS
SM
MD
LG