Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булдыксыз почта аркасында газетлар укучыларын югалта


Банкларда банкомат янында басып торучы хезмәткәрләр булган кебек, почталарда да язылуны оештыручы аерым хезмәткәрләр кирәк.

Кичә Җәлилдә идем. Фатир түләүләре белән почтага да бардым. Миңа кадәр чиратта тагын өч кеше бар иде. Миннән соң бер апа кереп, газетка язылу турында сораша башлады. "Бу газетның бәясе күпме тора, индексы ничек, табып бир әле, сеңлем", ди мөрәҗәгать итте ул почта бүлеге хезмәткәренә.

"Апа, минем торырга да вакытым юк, үзегез табыгыз инде", диде хезмәткәр. Апа күзен чекерәйтеп вак хәрефле каталогны актарды да, таба алмады булса кирәк, чыгып китте. Бу мизгелдә бер татар басмасы үзенең бер мөмкин язылучысын югалтты.

Күренеп тора, почта кочак-кочак квитанция эшкәртүдән кочак-кочак керем ала. Ә язылу – берәмтекләп җыела торган тауар, аннан аз-маз гына тама. Почта кулында квитанциясе булган кешене югалтканчы, язылырга килгән белән мәшәкатьләнеп тормый, аны югалта. Ә минем журналист дусларым язылучылар җыя алмый утыра.

"Сбербанк"та банкомат янында басып торучы хезмәткәрләр булган кебек, почталарда да (авыл почтасын әйтмим, район үзәге, шәһәрләрнекен әйтәм) газет-журналларга язылуны оештыручы аерым хезмәткәрләр кирәк. Алар кулланучылар залында эшләргә тиешләр. Язылырга килгән кеше су буе чират көтеп, операторның уфылдавын тыңларга тиеш түгел.

Бу хезмәткәрләр почтаныкы гына булырга тиеш дигән сүз түгел. Һәм алар почтада гына утырмаска да мөмкин. "Тинькофф" әнә "Магнит" кибетләрендә дә кредитлар тарата.

Почта хезмәтеннән канәгать булмаучы халык аркасында ашыгыч-китерү (экспресс-доставка) дигән олы бер бизнес төркем пәйда булды бит. Коммерцияле ул, кыйммәтрәк тә, әмма аңа карап алар эшсез түгел. Зур гына майлы калҗа шул рәвешле почтадан тайды.

Газет-журналларга язылу нишләп почтага гына төртелеп калырга тиеш соң әле ул? Булдыксыз почта аркасында газет-журналлар язылучыларын югалта бит. Әллә мин генә беркатлымы, әллә миллион төрле башка ысуллар да бармы инде ул?

Алсу Исмәгыйлева Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG