Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстаннан Федерация шурасына сенатор итеп өч кешене чыгарды


Татарстаннан сенатор булып Морозов, Әхмәтов яки Батин билгеләнергә мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан Федерация Шурасына сенатор вазифасына чыгарган намзәтләр арасында Русиянең эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе, хәзер Мәскәү дәүләт университеты каршындагы белем бирү-фәнни үзәк башлыгы Олег Морозов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан хәзерге сенатор Сергей Батин бар.

Республика президенты итеп сайланган очракта, Миңнеханов аларның өчесенең берсенә тукталачак. Президент сайлау быелның 13 сентябрендә узачак.

XS
SM
MD
LG