Accessibility links

Алмаз Миргаязов “РБК-Татарстан”ның баш мөхәррире итеп билгеләнде


Миргаязов "Татар радиосы"ннан ел башында киткән иде.

Ун ел “Татар радиосы” җитәкчесе булып торган Алмаз Миргаязовның 2015 елдан эштән китүе турында “Азатлык” радиосы хәбәр иткән иде. Бу адымның сәбәпләрен Миргаязов ул вакытта аңлатмады.

“Планнарым юк. Берничә ай ял итәргә уйлыйм. Алда яңа проектлар. Тырышлык һәм тәҗрибә бар, шуңа яңа эш белән шөгыльләнәсе килә” дигән иде ул.

Бүген Миргаязовның “РБК-Татарстан” редакциясенә баш мөхәррир итеп билгеләнүе билгеле булды. “РБК-Татарстан” күптән түгел баш мөхәррирсез калган иде.

Миргаязовны коллективка "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Шагиәхмәтов тәкъдим итте.

Алмаз Миргаязовка 37 яшь. Ул Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлады. "Курай" радиосы, "Татарстан" телерадиоширкәте, "Мәгариф" журналы, "Заман-Татарстан" газетасында эшләде.

XS
SM
MD
LG