Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Рауза Вәли: "Татарстанга файда китерәсем килә"


Рауза һәм Мөслих Вәлиләр 2105 елның июлендә Азатлык студиясендә

Рауза һәм Мөслих Вәлиләр 2105 елның июлендә Азатлык студиясендә

25 ел элек Кытайның Синҗан өлкәсеннән Төркиягә күченгән Рауза һәм Мөслих Вәлиләр белән Измир һәм Казандагы татар мохите, Татарстанга ярдәм итү юллары турында сөйләштек.

Татарстан соңгы 20 елда читтәге татарларны кайгыртуны үз максаты итеп саный. Читтәге татарлар исә, Бөтендөнья татар конгрессының сабантуйларын санамаганда, аның башка бер эшен дә күрми һәм... кирәксенми. Бигрәк тә Русиядән читтә яшәүчеләр. Бу көннәрдә Прагада һәм Азатлык радиосында булып киткән Рауза һәм Мөслих Вәлиләр инде читтә яшәүчеләрнең Татарстанга ярдәм итү вакыты җитте ди. Төркиядә танылган табибә Рауза ханым Төркиягә һәм Кытай медицинасына керткән хезмәтенең Татарстанга да кирәге чыксын иде дип хыяллана. Җырлый-җырлый яшәүче Рауза һәм Мөслих Вәлиләр Төркиягә 20 елдан артык элек Шәркый Төркестаннан, Синҗан өлкәсе башкаласы Өремчедән күчеп килгән. Яушевлар нәселеннән булган бу гаилә хәзер Измирда яши.

– Измир каласында яшисез, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә татарлар белән дә очрашасыз. Сез яшәгән шәһәрдә татар мохите бармы? Элек тә, хәзер дә Төркия татарларга аякка басарга форсат биреп килә, әмма татар үзаңын саклау мөмкинлеге бармы сез яшәгән якларда?

Р.В.: Төркиядә татар авыллары бар, беләсездер. Без 25 ел элек 1991 елда Төркиягә килгәндә, татарлар үзләрен "татар" дип әйтмиләр иде. Соңгы елларда уянды милләт дип уйлыйм. Соңгы 10 елда Төркиядәге татар яшьләре татарча сөйләшергә тырышалар, татар булганнарын яшермиләр. Авылларда да гореф-гадәтләр яңадан яши башлады. Эскишәһәр каласында без килгән елларда әле сабантуйлар узмый иде.

М.В.: Мәҗит Сүзәр исемле бер иптәшебез бар, 1992-1993 елда ул безне Эскишәһәр янындагы Османия авылына (ул чактагы исеме Kuruhuyuk) сабантуена чакырды. Без аккордеон белән шунда барган идек. Иң истә калганы – авыл халкы башкаруындагы элекке көйләр иде. 100 ел элек килеп урнашкан авыл халкы үз җырларын белә иде. 100гә якын кеше бар иде.

– Гореф-гадәтләрне саклау мөһим, әмма фән үсеше, җәмгыятьне үстерүче тәрәккыять авылларда түгел, шәһәрдә була. Сез яшәгән якларда татарлар җәмгыятьтә нинди урында?

Р.В.: Измирдә татарлар аз. Сабантуйдан кала әллә ни чаралар узмый. Мөслих Мәҗит Сүзәр исемле кешене искә алды. Ул бик милләтпәрвәр кеше иде. Татар милләтчесе дә, төрек милләтчесе дә. Бездән сорый иде – сез татармы башта, әллә төрекме, дип. Башта татар, аннары төрек, дип әйтә идек без. 25 ел элек әле без Измиргә күчеп килгәч тә университетта, сезнең яныгызга туганыгыз килде диделәр. Нинди туган? Измирдә туганнарыбыз юклыгын белә идек. Ерактан татарлар күчеп кайтканын белгән шул Мәҗит әфәнде безнең белән танышырга килгән. Шуннан бирле без туганнан да якын. Шундый кешеләр бар Измирдә, укыган, зыялы кешеләр.

Рауза һәм Мөслих Вәлиләр

Рауза һәм Мөслих Вәлиләр

М.В.: Безне Төркия татарлары ачык күңел белән кочагына алды, урнашырга ярдәм итте. Әле Госманлы чорында ук 100 ел элек күчеп килгән татарларның балалары һәм оныклары моны хәзер дә дәвам итә. Татарларны гына түгел, уйгырларны, казакъларны, кыргызларны шулай каршы алып ярдәм итеп яшиләр.

Төрки халыкларының бер генә көчле дәүләте бар дөньяда, ул – Төркия. Телләр, мәдәниятләр уртак булганда да һәрбер милләткә үзенчә яшәү, сөйләшү мөмкинлеге бар Төркиядә. Бер генә мисал китерим. Раузаның таныш бер докторы Синҗанга укырга бара иде. Мине уйгырча өйрәтегез, дип безгә килде. Без аны Эге университеты профессоры, танылган галим һәм бик татар җанлы һәм татарларга күп хезмәт иткән Фикърәт Төрекмән дигән кеше янына алып барып таныштырдык. Ул уйгырча өйрәтер урынына, башта татарча өйрән, татарча белсәң, калган барлык төрки телләрдә сөйләшә аласың диде. Шуңа күрә, татарлар Төркиядә беркайчан да ассимиляциягә дучар булмаячак. Кайберләре күпмедер дәрәҗәдә төрекләшсә дә, минемчә, бу урыслашуга караганда яхшырак.

Казанга беренче тапкыр 1991 елда бардык, соңыннан 1997дә, тагын бардык. Урамнарда татарча сөйләшүчеләр юк иде. Инде халык арасына кергәч, аралаша башлагач кына Казанда татарлар яшәгәнен күрдек. Татар зыялылары, рәссамнар, музыкантлар, композиторлар белән безне Мәсгудә Шәмсетдинова таныштырды. Казанда татарлар автобуста, урамнарда татарча сөйләшергә курыкканнарын сөйләде ул элекке елларда. Әтием Апас районы Урта Балтай авылыннан. Анда туганнарны табарга дип барган идек. Аны күреп бик тәэсирләндек.

– Сез Казаннан берәр төрле ярдәм көтәсезме? 1991 елда беренче сәфәрдән бирле нәрсә дә булса үзгәрдеме сезнең өчен?

Р.В.: Без Казанга беренче тапкыр 1991 елда килдек. Беренче тапкыр Кытайдан чыктык, беренче тапкыр Казанга килдек. Казан безнең өчен әкият иде, балачактан бирле йөрәк түрендә утырган бер җир, хыял иде. Насыйп булды, Казанга килдек. Ул елны татарда күтәрелеш иде. Урамда татарча сөйләшкән кеше бик булмаса да, шагыйрьләр, музыкантлар, язучылар барысы да милли җанлы иделәр. Татарстан җөмһүрияте корылган көннәрдә без Казанда идек. Аңлата алмыйм ул көннәрдә булган хисләремне. Китап язам мин хәзер, ул көннәр турында да язачакмын. Шул елдан бирле Татарстан белән элемтәне өзмәдек.

Шуны әйтәсем килә – мине Казанга төрле чараларга чакыралар, кунак итәләр. Мин бичара түгел, Казанда үз ватаным бар дип, куанып кайтам. Ләкин барасың – анда урысча сөйләшәләр, ул чараларда әйткәннәрне беләсем, аңлыйсым килә, беркем тәрҗемә итми. Хафаланасың, борчыласың. Татарстанда күбрәк татарча сөйләшүләрен теләр идем. Гореф-гадәтләрне без дә саклыйбыз, аны без гаиләдә саклап балаларыбызга тапшырабыз болай да. 30 яшьлек улыбыз бар, ул миннән матуррак сөйләшә татарча, аллага шөкер.

Ярдәм дигәннән, мин дә Татарстанга файдалы була алыр идем. Мин табибә. Төркия, Кытай халкына күп файда китердем. Акупунктура турында үзем туплаган белемне таратырга дип Төркиядә "Тәнебезнең могҗиза нокталары" исемле китап чыгардым. Доктор булмаган кеше дә, үз тәнен яхшы белсә, шул нокталарны белсә, сәламәтлегенә шундый зур файда китерә ала. Татар халкына да файдасы булсын иде дип теләр идем. Дөньяның төрле илләрендә курслар оештырганым бар, Төркиядә танылган кешеләрне аякка бастырганым бар. Татарстанга ярдәмем шул булыр иде.

– Сез бу китабыгызны Казанда таныттыгызмы, тәкъдим иттегезме?

Р.В.: Узган ел Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына барганда алып бардым китабымны, күп кеше күрде аны, Конгресста да күрделәр, әмма бер сүз дә әйтүче булмады. Оялдым да үземне күрсәтеп йөрергә.

М.В.: Без Өремчедә туып үскәнгә, безне Казанда "Кытай татарлары" дип атыйлар. Яратмыйм мин ул сүзне, без татарлар, татар дөньясы кешеләре.

* * * *

Праганы күрергә килгән бу татар гаиләсе "Урамдагы пиано" проекты кысаларында шәһәрнең бер мәйданында торган музыка коралын күреп, анда татар җырларын башкарырга булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG