"Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы" хәрәкәте координаторы Дмитрий Бердников Татарстан президентлыгына намзәт булырга җыена, ләкин аны республика Конституциясендә язылган ике дәүләт телен белү мәсьәләсендә туган аңлашылмаучанлык борчый.
"Миңа Татарстан үзәк сайлау комиссиясендә “ике дәүләт телен дә беләм” дип язарга куштылар. Шул җитә, тикшереп тормаячаклар, диделәр. Әмма бу бит ялган. 2007 елны Владимир Путин һәм Миңтимер Шәймиев имзалаган Русия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәдә намзәтләр ике дәүләт телен белергә тиеш, дип язылган. Шуңа аңлатма бирүне сорап мин Татарстан Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттем.
Әгәр мин татарча 100 сүз беләм икән, мин сайлауда катнаша алачакмынмы, юкмы? Телләр белүне ачыклый торган берәр норматив булырга тиештер бит. Бәлкем кемдер урысча начар беләдер? Конституциядә язылган икән, димәк телләр белү нигезендә имтихан уздырылсын", ди ул.
Бердников бу хакта Татарстан һәм Русия президентына, Татарстан прокуратурасына да мөрәҗәгать итүен әйтә.
"Әгәр бу нигездә тәртип билгеләнмәгән икән, сайлау уздыру дөрес түгел булып чыга", ди ул.
"Мин киләчәктә Татарстанда вице губернатор һәм губернатор вазифасын кертүне тәкъдим итәр идем. Берсе урыс, икенчесе татар булырга тиеш. Бу иң гаделе булачак," ди Бербников.