Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Быел унбишенче мәртәбә үткәрелгән федераль Сабантуй табигать кочагында – Красноярскиның Татышев утравында булды. Бәйрәмнең матди ягы Красноярски крае һәм Татарстан республикасы тарафыннан тәэмин ителде.

Узган ял көнендә Красноярски шәһәрендә булып узган федераль Сабантуйга Омскидан 33 кеше барды. Быел да омскилар транпорт чарасы итеп "Умырзая" ансамбленә бүләк ителгән автобусны сайладылар. 16 июль көнне төнгә каршы юлга чыккан омскилар Красноярскига 18-е иртән барып җиттеләр.

Красноярски – Русиянең Үзәк һәм Көнчыгыш Себер киңлекләрендәге иң эре шәһәрләренең берсе. Енисей елгасы ярларында урнашкан бу шәһәр сәнәгать, икътисад, мәдәният һәм белем бирү үзәге булып тора. Быел июнь аенда шәһәр 387 еллыгын бәйрәм иткән. Халкы 1 миллион 52 мең санала. Красноярски краенда татарлар 31 мең һәм сан буенча украиннардан кала өченче урында.

Красноярски мәчетендә

Красноярски мәчетендә

Красноярски краенда Русиянең географик үзәге дә икән. Ул урын – крайның төньягында, Виви күле янында. Табигый байлыклары бар. Мәсәлән, соры күмер запаслары буенча край беренче урында тора. Бу мәгълүматларны омскиларга шәһәр белән танышырга чыккач җиткерделәр. Омски кунаклары Красноярскиның крайны өйрәнү музеенда булдылар һәм програм буенча каралмаган булса да озатып йөрүче кызларны күндереп, Красноярски мәчетенә дә бардылар. Кичен Татарстан сәнгать осталарының зур концертын карадылар.

Шәһәр урамы

Шәһәр урамы

Красноярски татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин сүзләренчә, әзерлек эшләре сентябрь аенда ук башланган. Вагыйз әфәнде бәйрәмне үткәрүдә җаваплы булган, ярдәм иткән рәсмиләрнең кайберләрен әйтеп үтте – край башлыгы Виктор Толоконский, Кануннар чыгару җыелышы рәисе Александр Усс, край башлыгының беренче урынбасары Сергей Понамаренко, Красноярски шәһәре башлыгы, милләттәшебез Әдhәм Акбулатов һәм башкалар. "Без Татарстан республикасы тарафыннан һәрдаим ярдәм тоеп тордык", ди Вагыйз Фәйзуллин.

Омски татарлары

Омски татарлары

Татарстан республикасы вәкилләре арасында Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар булдылар.

XV федераль Сабантуенда бәйрәм итү өчен Омски, Новосибирски, Томски, Волгоград һәм башка шәһәрләрдән, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Дагыстан, Башкортстан һәм башка республикалардан, Курган, Киров, Владимир өлкәләреннән – җәмгысы Русиянең 36 төбәгеннән татар халкы вәкилләре җыелган иде.

Красноярски крае башкаласы килгән барлык кунакларны каршы алды, яхшы кунакханәләргә урнаштырды, Татарстан республикасыннан, Түбән Камадан 600 йөзгә якын оештыручыны һәм иҗат вәкилләрен кабул итте.

"Татар йорты"

"Татар йорты"

Красноярскига ике көнлек визит белән килгән Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сабантуенда халыкны татарча сәламләде, чыгышын да тулысынча татарча ясады. Быел Сабантуйлар Русиянең 58 төбәгендә һәм 28 чит илдә үткәреләчәк дип әйтеп үтте.

Рөстәм Миңнеханов край җитәкчеләренә крайда яшәүче татарларның милли үзенчәлеген саклап калу буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Федераль Сабантуе – татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтләр өчен әһәмиятле вакыйга. Бу мәдәниятебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Гасырлар буе дус һәм тату яшәвебез – бүгенге бәйрәм факторлары. Бу бәйрәмне биредәге кебек үткәргәнебез юк иде әле", дип тә белдерде Татарстан башлыгы.

Альберт Әсәдуллин җырлый

Альберт Әсәдуллин җырлый

"Без үзебезне Татарстаннан китмәгән кебек хис итәбез, монда сез бөтен гореф-гадәтләребезне саклагансыз, ризыкларыбыз, җырлар, биюләр – барысы да безнең Татарстанда кебек, чын күңелдән бик зур рәхмәт, киләчәктә дә шулай була күрсен!" дигән сүзләр әйтте. Татарстан президенты Красноярски татарлары мохтарияте рәисе Вәгыйз Фәйзуллинны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме белән бүләкләде. Җырчы егет Дамир Әхмәтгалиевкә Татарстан республикасыныңның атказанган артисты исеме бирелде.

Концертта

Концертта

Красноярски крае башлыгы Виктор Толоконский үзенең сәламләү чыгышында "Бүгенге көндә Сабантуе – ул Русиянең бөтен төбәкләрендә яшәүче татар милләтенең бөек мәдәни гореф-гадәтләре, бөек тарих, гаҗәеп бүгенге көн һәм олы киләчәк", дип ассызыклады. Виктор Толоконский шулай ук крайда яшәүче халык исеменнән Рөстәм Миңнехановка федераль Сабантуен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтләрен белдерде, край җирлегендә эшләүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

XV федераль Сабантуе да, гадәттәгечә, татар милләтенең гореф-гадәтләрен чагылдырып сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды, анда Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең иҗат коллективлары, крайның татар оешмалары вәкилләре катнашты.

Музейда Казан татары киеме

Музейда Казан татары киеме

Татышев утравында уеннар, бәйгеләр, ярышлар өчен берничә бәйрәм мәйданчыгы оештырылган иде. Сабантуе кунаклары өчен бай сәүдә рәтләре куелган һәм дуслык мәйданы оештырылган, анда һәркем Русиядә яшәүче төрле милләтнең мәдәнияте, йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды. Шулай ук татар һәм башкорт милләтләренең гореф-гадәтләрен күрсәтүче утарлар корылган, катыктан тәңкә эзләү, балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылган иде.

Федераль Сабантуй батыры итеп Мари республикасыннан килгән көрәшче Муса Галләмов танылды. Ул сарык һәм Volkswagen Polo автомобиле белән бүләкләнде.

Красноярски Сабантуенда 2016 ел федераль Сабантуе Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG