Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Европарламент вәкиле: Русия агрессиясен дәвам итсә, чикләүләр артачак


Эльмар Брок

Эльмар Брок

Европа парламентының тышкы эшләр комитеты рәисе Эльмар Брок: "Мински килешүе үтәлгәнгә кадәр чикләүләрне калдырачакбыз, әгәр Русия агрессиясе дәвам итсә, чикләүләр күбәячәк”, ди.

Европа парламентының тышкы эшләр комитеты рәисе Эльмар Брок Мински килешүләре үтәлмәгән очракта Европа Берлегенең Русиягә карата кертелгән чикләүләр вакыты озайтылачагын белдерде. Бу хакта ул Украинага сәфәре алдыннан әйтте.

"Без Мински килешүе үтәлгәнгә кадәр чикләүләрне калдырачакбыз, әгәр Русия агрессиясе дәвам итсә, чикләүләр күбәячәк", ди Брок. Ул шулай ук "чикләүләр – агрессорга агрессия өчен кыйммәт түләргә туры киләчәген күрсәткән бердән-бер тыныч юл", дип тә өстәде.

23 июль көнне Украинага Эльмар Брок җитәкчелегендәге Европа парламенты төркеме килә. Европарламент матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар 25 июльгә кадәр Украинада булачак, аннан Грузиягә китәчәк. Делегация Украинада дәүләт җитәкчелеге, сәяси фиркаләр лидерлары, ОБСЕның күзәтү миссиясе һәм җәмәгатьчелек белән очрашачак.

XS
SM
MD
LG