Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:56

Мөхәммәтшин: Президент сайлау - президентлык институтын саклау


Фәрит Мөхәммәтшин

Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алда торган президент сайлаулары киләчәктә Мәскәү белән сөйләшүләрдә республикадагы президентлык институтын сакларга терәк дип белдерә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашу вакытында: "Әгәр татарстаннар президент сайласа, (федераль үзәк белән президент атамасына нисбәттә булачак) алдагы сөйләшүләрдә татарстаннарның нәкъ президент өчен тавыш биргәннәре исәпкә алыначак", дип белдерде. "Бу аргумент белән килешмичә булмый", дип тә өстәде ул.

Мөхәммәтшин очрашуда Русия Думасының 2010 елда кабул ителгән төбәкләргә җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган һәм "Бердәм Русия"дән Ирина Яроваяның "Мәгариф кануны"на үзгәрешләр өлгесен Татарстан парламенты хупламауны да әйтеп узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG