Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элла Памфилова Савченконың кайда икәнлеген әйтүне таләп итә


Элла Памфилова
Элла Памфилова

30 июльдә Ростов өлкәсенең Донецки шәһәрендә Украина очучысы Надежда Савченкога мәхкәмә башлана.

Русия кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова Украина хәрбие Надежда Савченконың кайда икәнлеген белү өчен мәгълүмат таләп итә. Памфилова таләпне Русия баш прокуроры Юрий Чайка һәм Җәза үтәтү хезмәте башлыгы Геннадий Корниенкога җибәрде.

Июль уртасында Савченконы Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урныннан мәхкәмә булачак Ростов өлкәсенә җибәрделәр. Әмма Савченконың адвокатларына очучының кайда икәнлеген әлегә кадәр хәбәр итмәделәр.

Русиядә Савченконы узган елның җәендә ике русияле журналистны үтерүдә гаеплиләр. Башта бу үтерүдә Савченконың катнашы бар дип кенә белдерелде, әмма тикшерү комитеты июль башында гаепләүне катылатты. Савченко бу гаепләүне кире кага, фаҗигагә бернинди катнашы булмауны, журналистлар һәлак булганда мин әсир идем инде, дип белдерә.

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе җинаять эшен 30 июльдә карый башлый, бу көнне ябык ишекләр артында беренчел тыңлаулар узачак.

XS
SM
MD
LG