Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

"Президент булсам, татар һәм урыс телләрен тигез куллану таләбе куям"


Рушания Билгилдиева

Рушания Билгилдиева

Рушания Билгилдиева татар телен дә урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылышка кертү өчен кануни юл белән көрәшергә, бу эшкә җитдиерәк керешергә кирәк ди.

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлеге башлыгы, эшмәкәр Рушания Билгилдиева 13 сентябрьдә үтәчәк президент сайлауда республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов җиңәчәгенә әз генә дә шикләнми. Бу кампаниягә ул үз максатлары белән чыккан. "Гадел Русия"не ныграк танытырга, гади халыкны үз хокукларын яклау өчен көрәшергә өйрәтергә тели.

Рушания ханым республикада татар телен дә урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылышка кертү өчен кануни юл белән көрәшергә, бу эшкә җитдиерәк керешергә кирәк ди. Билгилдиева Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Рушания ханым, Татарстан президенты булырга теләүче дүрт кеше арасыннан сез бердән-бер хатын-кыз. Үз теләгегез белән бу бәйгегә чыгарга булдыгызмы, әллә тәкъдим иттеләрме?

– Беренчедән, бу безнең "Гадел Русия" фиркасенең, аның җитәкчесе Сергей Мироновның теләге иде. Мин фирканең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе булгач, безнең низамнамә нигезендә аларның сүзен тыңлыйм. Бездә, минемчә, хатын-кыз беренче тапкыр ир-атлар янында шундый зур президент сайлавына чыга.

– Җиңүгә ышанычыгыз бармы соң?

– Кая җиңү инде?! (көлә) Безнең хәзерге президентның абруе бик зур, берсүзсез кешеләр аңа тавыш бирәчәк. Мин партия кушканга бу сайлауда катнашам. Икенче яктан, минем бу адымым безнең Татарстанда "Гадел Русия" фиркасен таныту, аның абруен күтәрү өчен дә кирәк. Узган ел Дәүләт шурасына сайлауда катнашкач, безне күпләр белә алды. Татарстаннар беренче тапкыр безнең програм белән танышты. Тагын шул ягын да ачыкладык, кайберәүләр сайлау буласын да бөтенләй белми икән. Хәтта андый кешеләр дә бар, алар телевизор карамый, газет укымый, сәяси тормыш аларга бөтенләй кызык түгел.

– Сез програм дип әйттегез, президент сайлауга чыга торган програмыгыз әзерме әле?

– Безнең "Гадел Русия"нең програмы болай да бар инде. Хәзер без "Гадел торак-коммуналь хуҗалык" дигән федераль проектны тормышка ашырабыз. Безнең Татарстандагы бүлек аны тормышка ашыру өчен ике ел эшли инде. Бу эштә бик күп кеше катнаша, "Гадел ЖКХ" дигән иҗтимагый оешма төзелгән. Мин бу иҗтимагый оешма идарәсенең рәисе дә. Бүген торак-коммуналь хуҗалыктагы җитешсезлекләр кешеләрнең иң авырткан җире. Шуңа күрә без кешеләргә булышып, иң башта бу ЖКХ өчен түләүләрнең ачык булуына ирешәсебез килә.

22 июль көнне без Казанда "Йортлар шуралары" ("Советы домов") төзедек. Ике ел эшләү нәтиҗәсендә беренче уңышларыбыз да бар. Кешеләргә дөрес түләнмәгән акчаларын кире кайтарабыз. Беркадәр өйләргә ике миллион сум, 200 мең сум акчаларны кире кайтаруга ирештек. Бу эшне без үзебез эшли алмыйбыз, кешеләрнең үз теләкләре, инициативалары булырга тиеш. Без кешеләр белән очрашабыз, җыелышлар үткәрәбез, аларга барсын да ничек эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Алар үзләре яшәгән йортның шурасын төзиләр һәм бу шура канун нигезендә үз хокуклары өчен көрәшә башлый. Болар барсы да канунда бар, әмма кешеләр кануннарны белми.

– Ә ни өчен хакимияттә утырганнарга ЖКХ хисапларының ачык булуы кирәк түгел соң? Республикада бу эш белән шөгыльләнә торган бик күп дәүләт оешмалары бар, мисал өчен Татарстан төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы. Бу системада һәр районда күпләгән кеше утыра.

– ЖКХ белән шөгыльләнә торган һәр компаниянең үзенчәлекле үз бизнесы. Алар ут, су һәм башка хезмәт өчен түләү системасын да үзләренә генә файдалы итеп төзи. Республикада халык контроле бар, кешеләр аңа яза, әмма ул үтемле түгел. Бер кеше зарланып язды ди, бу нәрсә инде? Ә бер өйдә яшәүчеләр барсы да яза икән, бу инде бөтенләй башка нәрсә.

– Сезнең тел төбеннән аңлавымча, кешеләр үз хокуклары өчен үзләре көрәшергә тиеш булып чыгамы?

Рушания Билгилдиева

Рушания Билгилдиева

​– Әлбәттә! Кешеләр бик озак дәшми торды. Дөресен әйтсәк, кешеләрне басып килделәр. Әле дә совет заманында яшәгәннәр күп. Ул вакытта дәүләт кешеләрне кайгырта иде. Ил базар мөнәсбәтләренә күчте, ә кешеләр күчмәде. Хәзер исә капиталләшү бара, базар мөнәсәбәтләре бик кырыс. Кешеләр әле дә ниндидер бер яхшы агай килер дә, алар өчен барсын да эшләр дип уйлый. Кешеләргә хәзер үз хокукларын белү һәм аны яклый белү бик зарур. Без кешеләргә ярдәм итү өчен мәхкәмәләшәбез дә. Кешеләр аш бүлмәләрендә генә проблемнар турында сөйләшеп, эч бушатып утырмасын өчен хәзер аларны урамнарга чыгару, активлаштыру кирәк. Бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Алар кануннар нигезендә үз хокукларын яклый белергә тиеш.

– Сез канунилык яклымы?

– Әлбәттә! Канунилык һәм кеше хокуклары саклансын өчен тырышам!

– Канунилыкка килгәндә, Татарстан сайлау комиссиясенә документларыгызны итәргә баргач татарча да белүегезне сорадылармы?

– Сорамадылар шикелле.

– Ничек уйлыйсыз, Татарстан президенты татарча белергә тиешме?

– Ничек инде белмәскә тиеш ди, әлбәттә белергә тиеш. Күпме татар халкы яши бит монда. Русча әйбәт итеп аңлап бетермәгәннәр дә бар, бигрәк тә авылларда. Безнең республиканы татар районнары дип тә әйтергә була. Районнарда республикадагы барлык халыкның 20%тан артыграгы яши дисәләр дә, алар бит шулай ук татарстаннар. Аларның да үз телләрен ишетәселәре килә.

Әгәр кеше татар телен белмәсә, мин моны дөрес түгел дип саныйм. Әнә хәтта Феофан татар телен өйрәнергә тели. Бу хакта ул телевизордан әйтте.

– Алар үз диннәрен тарату өчен, кирәк булса, татарча гына түгел, кытайча да өйрәнерләр.

– Чыннан да шулай, ул бик каты тотынмакчы була. Мин дә аптырадым аңа.

– Сез кануннар үтәлергә тиеш дип әйтәсез. Татарстанның төп кануны булган Конституциянең 91 маддәсендә президент ике дәүләт телен дә, татарча һәм урысча белергә тиеш дип язылган. Сез сайлау комиссиясендә булганда аларның "татарча да беләсезме" дип сорамауларын бу очракта ничек бәялисез? Президент булырга теләүче башкалардан да сорамаганнар бит. Азатлык комиссиягә шалтыратып нигә Конституция үтәлми дип сорагач, рәис урынбасары безнең үзебезнең сайлау кануны бар, шуңа таянып эшлибез дип белдерде.

– Мин комиссиядә үзем булганда, нишләптер бу ягына игътибар идмәдем, чөнки бик нык дулкынланган идем. Безнең президент булырга теләүчеләр барсы да татарлар бит, Йосыпов, Миргалимов... Ә Рөстәм Миңнеханов татарча бик әйбәт сөйләшә. Бу кануннарны карамадым, әлегә сезнең сорауга җавап бирергә кыенсынам.

– Конституциягә язылгач, республикада ике дәүләт теле дә аш җыйганда гына, авылга барганда гына түгел, ә теләсә кайсы даирәдә, теләсә кайсы җыелышта, теләсә кайсы өлкәдә тигез хокукта булырга тиешме?

– Беләсезме, мин халык алдында чыгыш ясаганда, кемнәр утырганлыгына игътибар итәм. Безнең халыкны аерып була, шуңа күрә мин булдыра алганча ике телдә дә сөйләргә тырышам. Ни генә булмасын, барыбер татарча кыстырып җибәрәм.

Мин бездәге түрәләр барсы да татарча беләләр дип беләм. Минем ирем район хакимиячтендә эшләгән иде, ул татар телен дә өйрәнде. Алар Явыз Иван вакытында Костромага киткәннәр, һәм ул урыслашкан татар иде. Мин якламыйм, әмма дәүләт хезмәтендәгеләр татарча яхшы белә дип уйлыйм. Менә яңа гына Казанның Киров районы башлыгы белән очраштык, аның белән ике телдә дә сөйләштек. Бәлки, мин белеп тә бетермимдер, әйтеп җибәрегез, бәлки бу мәсьәләгә бергәләп игътибар итәрбез.

– Татарстанда бик күп чаралар бары тик урысча гына үтә, хәтта министрлыкларның бөтен киңәшмәләре дә урысча гына бара. Сез татар теле дә урыс теле белән тигез яңгырарга тиеш диючеләрнең берсе булып чыгасызмы?

– Әлбәттә! Әмма, Дәүләт Шурасында кешеләр татарча сөйли бит, мисал өчен Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, комитет башлыгы Разил Вәлиев.

– Андыйлар да бар, әмма алар бармак белән генә санарлык бит.

– Кызганыч, мондый бәла дә бар шул! Татарстанда урыс теленең өстенлектә икәнен мин таныйм, әмма, белүемчә, татарлар һәм урыслар саны республикада тигез кебек икәнлекне дә онытмыйк.

– Әгәр сез президент булсагыз, ике тел дә тип-тигез, 50%ка 50% кулланылырга тиеш дигән таләпне куяр идегезме?

– Әлбәттә куяр идем. Хәзер Русиядә, бердәм стандартлар дигән булып, "Мәгариф кануны"на үзгәрешләр кертергә телиләр һәм моның нәтиҗәсендә милли телләрне укытуга зыян килергә мөмкин. Менә мин монда безнең Дәүләт Шурасы депутатларын яклыйм. (Дәүләт Шурасы бу үзгәрешкә каршы чыкты - редакция).

Мин совет мәктәбендә укыдым. Безнең туган тел ике сәгать кенә иде. Кем инде мин? Мин бит матур итеп әдәби телдә дә сөйләшә алмыйм. Кешеләр сөйләшкәндә мин аларның матур итеп үз ана телләрендә сөйләүләрен кызыгып тыңлап торам.

Буш вакытымда татарча китаплар да укырга, тел байлыгымны арттырырга тырышам. Минем офиста да бөтенесе татарлар. Алар белән татарча сөйләшергә тырышам. Әмма бизнестагы хезмәттәшләрем барсы да русча гына сөйләшә. Безнең фирканең райондагы бүлекләрнең җитәкчеләре татарча гына, ә шәһәрнекеләр русча гына сөйли. Кызганыч, конференцияләребезне дә урысча гына үткәрәбез.

Ни генә булмасын икенче дәүләт теле дә һичшиксез кулланылышта булырга тиеш. Иң куркынычы беләсезме нәрсә – без бөтенләй татар телен югалтырга мөмкинбез. Мин бу куркынычны тоям. Мин татар теленең һәрвакыт яшәвен телим.

– Сез Татарстан дәүләт шурасы депутатларының "Мәгариф кануны"на үзгәрешләргә каршы булуларын хуплавыгызны белдердегез. Бәлки, тел өчен кануни яктан күбрәк көрәшергә кирәктер?

– Әйе, татар теле өчен көрәшү кирәк! Шулай ук, гаиләләрдә дә татарча гына сөйләшеп балаларга татар телен каннарына сеңдерү кирәк, чөнки безнең дәүләт телебез икәү. Урыс телен дә онытырга һәм надан булырга ярамый.

– Татар телен мәктәптә укыту ничек булырга тиеш дип исәплисез?

– Хәзерге укытуны (урс теле белән татар теле тигезлеген) сакларга, ә татарча укыту методикасын үзгәртү кирәк. Балаларны татарчага бик авыр итеп өйрәтәләр. Балалар шуңа күрә татар телен яратмый дип уйлыйм. Хәзер програмнар бик катлаулы, телне гади һәм җиңел итеп өйрәтү кирәк. Мин улымның минем яшькә җиткәч татарча сөйләшергә тилмереп йөрүен теләмим. Мин аның матур итеп татарча сөйләшүен, татар җырларын җырлавын, татар гаиләсе коруын телим. Бездә катнаш никахлар күп булса да, мин әни буларак, улымның татар кызы алуын телим.

– Сез ЖКХ проблемнарын кануни юл белән чишү, халык мәнфәгатьләрен кануни юл белән яклау юлына баскансыз. Халыкны да шуңа өндисез. Татар телен кануни юл белән саклау өчен, сез ЖКХда оештырган кебек, иҗтимагый оешмалар булырга тиеш дип саныйсызмы?

– Татарча сөйләшү өчен көрәшкән иҗтимагый оешмалар бар бит.

– Алар бар, әмма алар бит даими, кануни юл белән мәхкәмәләргә биреп көрәшми, ә чаралар гына үткәрә, мөрәҗәгатьләр белән генә чыга.

– Миңа калса, аларга бу эшкә тагын да җитдиерәк тотыну кирәк. Алар яшьләр, матур итеп сөйләшә дә беләләр. Мин аларның бер чараларында да катнаштым, хәзер хәтерләмим инде.

– Бәлки, ул "Мин татарча сөйләшәм" булгандыр?

– Шул ахыры.

– Татарстанның хәзерге президентының эшен ничек бәялисез?

– Миңнехановка бәяме? Бишле куям мин аңа. Мин ул тотынган эшләренең күбесен булдыра дип уйлыйм. Бүгенге үтә дә кыен икътисади вазгыятьтә ул булмастайларны да булдыра. Республика чыннан да чәчәк ата. Мин районнарда булып, яхшы якка үзгәрешләрне күп күрәм. Халыкара дәрәҗәдә Татарстанның абруе үсү дә куандыра, бу яктан да ул күп эшли.

Сайлауларның ничек үтәсен, нәтиҗә ничек буласын бөтен кеше дә аңлый. Мин бу бәйгедә хатын-кыз буларак катнашам, чөнки зур проектларны башкарган ир-ат вак-төякне күреп бетерми. Мин шул ваграк мәсьәләргә игътибар юнәлтеп, сайлау кампаниясен тулыландырып җибәрәсем килә.

Ул (Миңнеханов) берәү, ә республика бик зур бит. Җитәкче һәрвакыт күп итеп эшләргә тели. Аның командасы бар, әмма күп очракта синең теләгең кирәк кадәр тормышка ашмый. Минем барометр, җәмәгать контроле генә түгел, ә тәкъдимнәрем белән файдалы буласым килә. Шуңа күрә җәмәгать эше белән дә шөгыльләнәм.

– Сезнең кебек халыкны үз хокукларын таләп итеп яшәргә өйрәтүчеләр күбрәк булырга тиештер бит?

– Күбрәк булган саен, яхшырак булачак. Фиркаләр, иҗтимагый оешмалар барсы да кешләр белән эшләргә тиеш. Сивил дөньяда, гаржданлык җәмгыятендәге тормыш иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегеннән дә күп тора. Мондый оешмалар яхшырак эшләгән саен тормыш та яхшырак булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG