Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Галим һәм активист Искәндәр Ясәвиев Татарстанда цивиль җәмгыятьнең барлыкка килү, хакимиятләрнең алмашынып тору һәм социаль шартлау ихтималы мәсьәләләренә карашын белдерә.

Күптән түгел Казандагы Эсперанто урамы исемен алыштыруга каршы чыгучылар, Урицкий паркында борынгы агачлар кисүгә ачулы кешеләр янына шәһәр һәм район дәрәҗәсендәге җитәкчеләр чыгып гафу үтенгән, вәгъдәләр биргән иде. Инде хәзер активистлар берләшеп тиз йөрешле Мәскәү-Казан юлы мәсьәләсен рефендумга чыгармакчы, хәтта 13 сентябрь сайлавына чыгу һәм иҗтимагый оешма төзү турында да планнар кора башлады. Татарстанда ватандашлар җәмгыяте оештымы әллә? Кешеләр хакимиятләргә тәэсир итә башладымы? Бу сорауларга, социология фәннәре докторы, активист һәм Казан федераль университеты доценты Искәндәр Ясавиев җавап бирде.

Татарстанда ватандашлар җәмгыяте барлыкка килдеме әллә, ничек уйлыйсыз?

– Соңгы атналарда булган бу вакыйгаларда иң мөһим нәрсә – халыкның битараф булмавы. Кешеләр хакимиятнең жгамәлләренә бик каты реакция күрсәтте. Әмма моның белән Татарстанда цивиль жәмгыять өлкәсендә ниндидер зур үзгәреш булдымы, ул яңа дәрәҗәгә күтәрелдеме, әлегә әйтү кыен. Аның өчен күбрәк вакыт кирәк.

Минемчә, бу вакыйгалар хакимиятләрең дөрес булмаган, хаталы гамәлләре белән бәйле. Бу, үз чиратында, кешеләргә берләшү һәм хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бирә. Кешеләр оеша башлады.

Аларның оешмалары тотрыклы булса, шәһәрдәге төрле төркемнәр арасында даими бәйләнешләр туса, алар бер-беренә теләктәшлек күрсәтсә, үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу очракта, хакимиятләргә үз мәнфәгатьләреннән чыгып кына эш итү кыен булачак. Аларга халыкка, һәрхәлдә, колак салырга туры киләчәк.

Чын ватандашлык җәмгыяте тусын өчен башка мөһим шартлар да кирәк. Бәйсез мәхкамә булмаса, элиталар алышынып тормаса, ватандашлар җитәкчелеккә сайлаулар юлы белән тәэсир итә алмаса, бу өлкәдә ниндидер зур үзгәрешләр булмастыр, минемчә.

Мисырда, Иранда кешеләр Facebook аша оешып урамнарга чыкты, дип хәбәр ителде. Татарстандагы активистлар да Facebook битләрендә оешытып, бик каты бәхәсләр алып баралар, канәгатьсезлек белдерәләр. Эсперанто урамы, Урицкий паркыннан тыш, яңгыр яуган саен су басу, транспорт, ришвәтчелек, бәяләр үсү, торак-коммуналь түләүләр артуы кебек мәсьәләләр әледән әле социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләнә. Без, кайчандыр Мисырда булган кебек, халыкың түземлеге беткән чиккә якынлашмыйбызмы?

– Чынбарлыкның ничек үзгәрүен фаразлау бик авыр. Инкыйлаб өчен бик куп факторларның бергә килүе кирәк. Бер яктан, бик зур катламнарның ачулы булуы, гаделсезлеккә әрнүнең бер төркемдә генә түгел, киң даирәләрдә таралуы, икенче яктан, бик каты икътисади төшенкелек, авырлыклар социаль шартлауга сәбәпче була ала. Әмма хәзергә мин боларның берсен дә күрмим. Хакимиятләрнең ресурслары күп әле һәм Facebook дискуссияләрендә чагыштырмача аз кеше катнаша. Һәрхәлдә мин аларның барысын да беләм.

Эсперанто урамы һәм Урицкий паркына бәйле мәсьәләдә хакимият вәкилләренең халык алдына чыгуы, аларның ачуыннан куркып игътибар итүләре булдымы, яки бу президент сайлау алдыннан киеренкелек булдырыга теләмәүләреме?

– Мин бу игътибар күрсәткән булып күренергә тырышу дип кенә шикләнәм. Һәм әлеге халык алдына чыгулар, чыннан да, алдагы президент һәм муниципал сайлаулар белән бәйледер, мөгәен.

Бер нәрсәгә игътибар итәр идем. Казан мэры Илсур Метшин, чыннан да, чыгып гафу үтенде, әмма Эсперанто урамының исемен алыштыруга каршы кешеләр белән сөйләшеп тормады, борылды да китте. Район башлыгы Дамир Фәттахов Урицкий паркында халык зарын килеп тыңлаган икән, бик әйбәт. Кайсыбер вакытларда хакимиятләр шундый адымнар да ясап куя.

13 сентябь сайлавыннан соң протест белдерүчеләргә игьтибар итүче булмас дисезме?

– Игътибар итәрләр, әмма гадәттәге формада, мәсәлән, язу җибәреп котылу, бик зур булмаган җитәкчедән нәрсәдер әйттерү кебек дәрәҗәдә генә. Мөгәен, 13 сентябрь сайлауларыннан соң хәзерге кебек вәзгыят булмас.

Әмма шунсы өметләндерә, шул рәвешле, төрле шәһәр җәмгыятьләре оеша башлый. Бер генә оешма нәрсәдер үзгәртә алмый бит. Алар үзара хезмәттәшлек итә башласа, берләшсә, шәһәр тормышына чыннан да йогынты ясый ала. Әлбәттә, һәр оешма төрле проблемнарны күтәрә, әмма алар кайбер мәсьәләләрдә берләшеп, уртак караш белдерә ала. Мәсәлән, Займище тирәсендә Идел елгасын кумү, инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләсендә, берәм-берәм генә хакимиятләрне җиңеп булмый.

Сез, ватандашлар җәмгыятендәге үзгәрешләрне барлар өчен вакыт аз үтте, дисез. Әмма милли хәрәкәт татар хокукларын 20 елдан артык яклый, соңгы елларда автомобильчеләр, балыкчылар хокукларын яклаучыларның Казанда киңкүләм чаралар үткәргәнен күпләр хәтерли. Бер күтәрелеш булганнан соң, кайбер хәрәкәтләр сүнде. Бу юлы да шулай булмасмы?

– Кешеләр үзләрән көчсез хис итә, шуңа каршылык хәрәкәтләре сүнә. Бу юлы да шулай булырга мөмкин. Әмма, барыбер, киләчәк өметле дип уйлыйм. Киләчәктә оешып, шәһәрдә, республикада нәрсәдер үзгәртә алуга ирешеп булыр дип өметләнәм.

Сез "Чикләүләрсез шәһәр" төркеме активсты, сез һәм хокуклар өчен көрәшүче башка хәрәкәтләр куйган иң зур максат нинди? Конкрет мәсьәләне хәл итүме яки проблемнарны хәл итмәгән хакимиятне бәреп төшерүме? Хакимиятләргә теге яки бу мәсьәләгә каршылык, канәгатьсезлек белдергән хәрәкәтләрдән куркырка кирәкме?

– Мин хакимиятләрне "бәреп төшерү" төшенчәсен кулланмас идем, ахыр чиктә сүз хакимияттәге җитәкчеләрнең сайлаулар аша, демократик юл белән алмашынып торуга ирешү хакында бара.

Гади кешеләрнең, мәсәлән, мэрны сайлау мөмкинлеге булсын, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге идарә оешмаларын формалаштыру мөмкинлеге булсын иде. Гадел сайлаулар аша.

Безнең "Чикләүләрсез шәһәр" төркеме турында әйткәндә, без – сәяси максатлар куймыйбыз. Без – инвалидлар хокуклары өчен көрәшәбез, без әйләнә тирә мохит һәркем өчен, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уйңайлы булырга тиеш дип саныйбыз. Без хакимиятләргә бу яктан ярдәм итәргә телибез, хәтта.

Каршылык белдерүче хәрәкәтләрнең баш күтәрүен күреп, хакимиятләр аларны бастырырга теләмәсме, ничек уйлыйсыз?

​– Мин хакимиятләрдә акыллы кешеләр булуына һәм бастырулар, каты чаралар булмастыр дип ышанам. Чөнки бу котылгысыз рәвештә социаль шартлауга китерәчәк. Хакимиятләр акыллы булсалар, җәмәгатьчелек, ватандашлар белән эш итү юлларын табарга тырышачак. Әмма әлегә мин бу юнәлештә ясалган адымнарны күрмим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG