Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чемпионат ачканда Татарстан гимнына урын булмады


Чемпионат ачылышында Русия гимны яңгырый
Чемпионат ачылышында Русия гимны яңгырый

Дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар без Казанны күреп шаккаттык дип белдерә.

Татарстан башкаласы Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак Дөнья су спорты төрләре чемпионатын ачу тантанасы булды.

Тантанада да Русия гимны гына яңгырады, Татарстан гимнына урын булмады. Русиядә соңгы вакытта куертылган сугыш темасы да тантананы читләтеп узмаган. Бу шоуны куючылар бөтен залны кораб иткән. Шулвакыт диңгездән миналар пәйда була. Диңгезчеләр SOS сигналы бирә башлый. Хәрби водолазлар, акваланглар пәйда булып, янәсе, икенче дөнья сугышыннан калган әлеге миналарны зарарсызландыра башлый.

Ачылыш тамашасын Русия композиторы, продюсеры Игорь Крутой җитәкчелегендәге төркем куйган. Алар, "Татнефть-Арена"да узган бу шоуга су фәлсәфәсе дигән мәгънә салып, "Пилигрим" дигән исем биргән.

22 июль көнне чемпионатны ачу танатанасының репетициясендә "Күбәләгем" көе һәм Филүс Каһиров белән Айгөл Хәйри башкаруында Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җыры яңгыравын гына ишеткән сәнгать белгечләре Азатлыкка "татар халкының милли йөзен чагылдырган җыр сайланмаган", дип белдергән иде.

Төрле илләрдән бу чемпионатка килгән һәм шундый ук дөньякүләм беренчелекләрдә катнашкан спортчылар ачылыш тантансына һәм Казанга хәйран калган. "Элекке чемпионатлар тыйнаграк уза иде, ә монда чын бәйрәм ясаганнар", дип хәбәр итә аларның сүзләрен Русия мәгълүмат чаралары.

Чемпионатта 190 илдән 2,6 меңләп спортчы катнаша. Тантанага кадәр үк ярышлар башланды инде. Метр биеклегендәге басмадан ирләр суга сикереп бәйгегә әзер икәнлекләрен сынады. Ярышларга билетларның яртысы сатылган дип хәбәр ителә.

Алдан 100 дән артык илнең беренчелекне ачу тантанасын трансляцияләчәге хәбәр ителде. Барлык ярышларны 4 миллиардтан артык кеше караячак дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG