Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "Идел" үзәге рәисе алышынды


Кырымдагы "Идел" татар үзәге рәисе алышынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:47 0:00

24 июльдә Акмәчеттә “Идел” җөмһүрият татар үзәге жыелышында үзәкнең рәисе итеп Светлана Алиева сайланды.

24 июльдә Акмәчеттә “Идел” җөмһүрият татар үзәге җыелышында үзәкнең рәисе итеп Светлана Алиева сайланды. Җыелышны ачып җибәргән “Идел”нең элекке рәисе Ильмир Тимергалиев "Мин 20 ел үзәкне җитәкләдем инде, башка кешене сайларга кирәк", диде.

Үзәкнең яңа рәисен сайлау жыелышы бик тиз үтте, чарада катнашучыларның саны да унлап кына иде. Ялтадан вәкилләр килә алмаган, ләкин шалтыратып без Светлана Алиева намзәтен яклыйбыз дип хәбәр иткәннәрен сөйләде Тимергалиев. Шулай ук Тимергалиев "Мин бер ел элек, иң авыр чакта Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле булып билгеләндем. Миннән беркем сорамады, президентыбыз тәгаенләде һәм мин эшләдем. Вакыт җиткәч мин бу вазифадан киттем", диде ул.

Жыелышта катнашкан Рифкать Хайбуллин исә "Кеше аз, без бүген кемнедер сайлыйбыз, ә иртәгә безнең бу сайлауны танымаганнар да табылыр", диде. Моны җаваплап Тимергалиев безнең “Идел” җөмһүрият татар үзәгенең Украина заманындагы регистрациясе юкка чыкты. Бүген без Акмәчет шәһәр татар үзәге рәисен сайлыйбыз. Моннан соң бу шәһәр үзәген тәркәргш кирәк булачак. Аның өчен Кырымның башка шәһәрләреннән вәкилләрнең бу җыелышта катнашуы шарт түгел", диде.

Җыелышта чыгыш ясаган Акъяр (Севастополь) татар-башкорт үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов, Акмәчеттән Равил Сунюков, Әлмира Милушева һәм башкалар Светлана Алиеваны яклап сөйләделәр, ләкин үзәктә эшләрне алып бару өчен матди ягы нәрсә булачагын кайгыртканнарын белдереп тордылар. Сунюков "Матди ягын да уйларбыз, ярдәм итәргә тырышырбыз", диде. "Җыелышка Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле дә чакырылган иде, ләкин Казаннан кунаклар килүе сәбәбеннән беркем килмәде" диде Алиева

Алга таба рәис буларак ул башкарылачак эшләрнең планнары хакында да сөйләде.

Украина заманында Кырымда рәсми теркәлгән татар үзәкләре Акмәчеттә, Ялтада, Акъярда эшләп килде. Кизләү, Алушта кебек шәһәрләрдә рәсми булмаган татар жәмгыятьләре эшләп тора иде.

Барысы Кырымда, төрле чыганакларга күрә, 10 меңләп Идел буе татары яшәгәне билгеле.

XS
SM
MD
LG