Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда FINA паркы ачылды


Казанда FINA паркы ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

24 июльдә Казанда FINA паркы эшли башлады. Казан-Арена стадионы янында корылган паркта Дөнья су спорты чемпионаты уңаеннан спортчыларга һәм кунакларга мәдәни програм тәкъдим ителә.

Паркның мәйданы 5 һектарны тәшкил итә, анда берьюлы 20 мең кеше сыя ала. Төрле күңел ачу, 2019 елда Красноярскийда узачак Универсиада белән танышу, милли сувенирлар сату алу, тамак ялгау урыннары бар.

Тамак ялгау дигәннән, паркта берничә урында татар милли ризыклары белән сату итүче "Түбәтәй" ашханәләре килгән кунакларга өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия кебек татар милли ризыклары тәкъдим итә.

Иң түрдә исә, су спорты чемпионатлары экспонатларыннан торган кечкенә генә музей эшли.

24 июльдән 16 августка кадәр 12.00-22.00 сәгатьләрдә ачык булачак паркка керү ирекле.

XS
SM
MD
LG