Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яклы кырымтатар оешмасы Конгрессны Төркиядә үткәрмәскә чакыра


Анкарада 4-5 апрель көннәрендә кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар.
Анкарада 4-5 апрель көннәрендә кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар.

“Къырым” оешмасы Төркия президенты Рәҗәр Эрдоганны Дөнья кырымтатар халкы конгрессына текләктәшлек күрсәтмәскә чакырды.

Русия яклы “Къырым” иҗтимагый оешмасы конференциясе Төркия президенты Рәҗәр Эрдоганны 1-2 августка билгеләнгән Дөнья кырымтатар халкы конгрессына текләктәшлек күрсәтмәскә чакырды.

"Мәгълүмат чаралары хәбәрләреннән билгеле булганча, оештыручылар янәсе конгресс дип аталган чарага сезгә дә чакыру җибәргән. Сезне зирәклек күрсәтергә һәм безнең илләрне бүләргә, таркатырга омтылган халыкара провокациягә бирелмәскә чакырабыз", диелә бу мөрәҗәгатьтә.

Җомга Кырымның Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов конгресс Анкарада түгел, ә Кырымда үтәргә тиеш дип белдерде. Аның сүзләренчә, чараның көн тәртибе "Русиягә каршы сәяси төсмердә булачак", ә чыгыш ясаучылар уйлап чыгарылган кырымтатарларны кысуны актив тикшерергә Кырымны Украинага кайтару таләбе куярга җыена.

Кырымтатар мәҗлесенең Тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы, I Бөтендөнья кырымтатар конгрессының координация комитеты әгъзасы Али Хәмзин, беренче чиратта, кырымтатар халкы язмышын халыкара дәрәҗәдә тикшерергә һәм халыкара нормаларга, кануннарга яраклы рәвештә хәл итергә кирәк дип саный.

Хәмзин фикеренчә, Әнкарада үтәчәк II Бөтендөнья конгрессы бу мәсьәләне куярга һәм Төркиядәге күпсанлы кырымтатарларны активлаштыру башлангычы булырга мөмкин. Билгеле булганча, Әнкарада кырымтатарлар төрле дәрәҗәдәге хакимият оешмаларына кергән.

Анкарада 4-5 апрель көннәрендә Кырымтатар оешмалары платформасы дип аталган берләшмә утырышында Кырымтатар конгрессын уздыру турында килешенгән иде.

XS
SM
MD
LG