Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10

Раил Гатауллин: Басма тираж кими, интернетта активлык арта


Быелның икенче яртыеллык нәтиҗәләре татар матбугатының тиражы уртача 10-15% кимүен күрсәтсә, Татнет аларның интернетта активлыгы артуын әйтә. Татар интернетын өйрәнү вакыфы рәисе Раил Гатауллин белдергәнчә, аларның да киләчәге билгесез, чөнки үз-үзләрен яшәтү, системалы акча табу юллары (бизнес план) язылмаган.

Үткән берничә елда татар басма матбугатының укучылары кими дигән сүзләрне еш укырга, ишетергә туры килә. Быелның икенче яртыеллык нәтиҗәләре дә татар матбугатының тиражы уртача 10-15% кимүен күрсәтте. Шуңа да карамастан, интернет киңлегендә шул ук матбугат чараларының (татар газета-журналларның) аудиториясе үсүе күренә. Көн саен диярлек аларга мәгълүматлар эленеп, интернет укучыларын күбрәк җәлеп итү юллары тәкъдим ителә. Әмма аларның да киләчәге билгесез, чөнки үз-үзләрен яшәтү, системалы акча табу юллары (бизнес план) язылмаган. Бу хакта безгә татар интернетын өйрәнүче Татнет вакыфы рәисе Раил Гатауллин сөйләде. Ул басма матбугатның тиражы кимесә дә, интернетта, социаль челтәрләрдә аларның активлыгы артуын күзәткән.

– Татарстан газета-журналларының 90-95% Вконтакте социаль челтәрендә үз төркемнәрен оештырган. Аларның аудиториясен карасак, уртача 2-3 мең кеше. Әлбәттә, 10-15 меңлек төркемнәр дә бар. Гадәттә, әле эшчәнлеген башлап кына җибәргән төркемнәрдә 1-1,5 мең язылучы була. Төркемнәрнең үсешенә килсәк, ул атна саен 5-6%ка артып бара. Мәсәлән, балалар журналлары арасында “Сабантуй” үсешен бик камил билгеләргә була. Аудиториясе көннән-көн үсә. Шулай ук “Ялкын”, “Тылсымлы куллар” журналлары да активлык күрсәтә. “Ирек мәйданы” үз сайты белән бик популяр. Вконтактедагы төркемнәренә 2 меңләп кеше язылган. Күзәтүләрдән билгеле булганча, әлеге төркем аудиториясе бер ай эчендә 10% арткан. “Болгар”, “Татарстан” радиолары да популярлашып килә.

Алай да, ни өчен Татарстанда татар мәгълүмат сайтларына керүчеләр саны аз? Ни сәбәпле интернет укучылар саны зур күрсәткечләр белән үсми?

– Татарча сайтларының активлыгы булсын өчен, андагы мәгълүмат уникаль булыргы тиеш. Яңалыкларны, үткән чараларны без рус теленнән тәрҗемә итмичә, журналистлар үзләре барып, уникаль һәм аналитика кертеп язган очракта, бу укучыларны тартачак һәм җәлеп итәчәк.

Вконтактеда 100 меңлек аудиториясе булган татар төркемнәре бармы?

– Бу мәгълүматны Татар интернетын үстерү вакыфы (фонды) исеменнән әйтеп китәм. Чөнки, күп аналитик эшләрне шушы вакыф исеменнән алып барабыз. 100 мең кешедән артып киткән төркемнәр бар. Аларны татар мәдәнияте, җыр-көйләре берләштерә. Татар җырлары, татар видеолары күп булган төркемнәр меңләгән интернет кулланучыларын җәлеп итә. Әлбәттә, бу факт бер яктан яхшы булса да, икенче яктан начар. Чөнки аларда “пиратлык” гамәлләре булу мөмкин. Шуңа да бу мәсьәлә ике яклы.

Дәүләт проектларында татар сайтлары белән катнашып аларны үстереп буламы?

– Күптән түгел генә “ Яшь татневтчылар” бәйгесе узды. Без 1-9 класс балалары оештырган 30дан артык сайтларны бәяләдек. Бәйгене Чаллы Шәһәрендә урнашкан икенче номерлы татар гимназиясе тәкъдим итте. Бәйгене әлеге гимназия укытучылары белән берләктә башлап җибәрдек. Шулай ук мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары белән “Белем җәүһәрләре” бәйгесен дә үткәрәбез. Ноябрь айларында Татмедианың гранты булган иде. Мәгариф министрлыгының “Юный программист” дигән конкурсы бар. 2007 елдан бирле үткәрелә торган бу конкурсларда без яшьләрне татарча сайтлар ясарга чакырабыз. Татар интернетын таныту өчен безгә яңа кадрлар, яшь белгечләр кирәк.

Яңа кадрларга яхшы эш хакы кирәк, аларның таләпләрен үтәрлек матди мөмкинлегегез бармы?

– Моның өчен бизнес-план төзелгән булырга тиеш. Күп кенә татар проектларында ул юк. Энтузиазм белән ачылалар да, күп тә үтми, ябылалар. Бизнес-план төзеп эшләсәк, бу мөмкин. Ярый да безнең энтузиазм унар елга җитте, ә яшьләрнең ул бер айга, күп дигәндә бер елга җитәргә мөмкин, шуннан арту очраклары бик сирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG