Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 18:59

Башкортстанның Райман авылы 300 еллык юбилеен бәйрәм итте


Райман авылы юбилеена җыелган кунаклар

Райман авылы юбилеена җыелган кунаклар

Башкортстанның Туймазы районындагы бай тарихлы татар авылы Райманда истәлекле вакыйга. Авылның 300 еллык юбилее бәйрәм ителә.

Райман авылы милләтебезгә әллә күпме зыялы шәхесләрне биргән. Шәһәргә терәлеп үк урнашуына да карамастан, үзенең милли йөзен дә югалтмый ул.

25 июль көнне биредә истәлекле вакыйга булды. Авылның 300 еллык юбилеен билгеләделәр. Бәйрәмгә чит якларда яшәүче якташлар да кайтты. Райман авылы Туймазы шәһәренә терәлеп үк урнашкан. Соңгы елларда авыл үзенең икенче яшьлеген кичерә дисәң дә була. Биредә берничә ел эчендә генә дә 400ләп хуҗалыкка төзелеш өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр саны да елдан-ел арта бара.

Әгъзам Фатыйхов

Әгъзам Фатыйхов

Райманның күркәм юбилеена әзерлек берничә ел элек үк башланган. Социаль объектлар төзелә, яхшы юллар салына. Райман -- Төмәнәк авылы биләмәсенә керүче алты авылның берсе. Төмәнәк авылы биләмәсе хакимияте рәисе вазифаларын соңгы алты елда Әгъзам Фатыйхов башкара. Елдан-ел максатларны да зурдан куябыз, уңышларыбыз да күзгә күренеп арта, ди ул.

Райман авылы турында китап

Райман авылы турында китап

Райман авылының рәсми тарихы 300 ел дип исәпләнсә дә, биредәге зиратта хәтта 1500нче еллардагы кабер ташы да табылган. Яңарак авылның тарихына багышланган китап та табадан гына төшкән. Аны якташлары, билгеле журналист Резедә Нуретдинова әзерләгән. Мәгълүматларны туплаганда авыл аксакалларының истәлекләрен һәм авылдашларның архив фотосурәтләрен куллана ул.

Юбилей тантанасы киң колачлы оештырыла. Мәдәни програм да һәртөрле зәвыкка туры килерлек. Райманга багышлап язылган җырның премьерасы да яңгырый.

“Ахирәтләр” ансамбле

“Ахирәтләр” ансамбле

Сәхнә түрен сәләтле балалар белән бергә өлкән яшьтәге апаларның “Ахирәтләр” ансамбле чыгышлары бизи. Бәйрәм мәйданында берничә гаилә әгъзалары үзләренең шәҗәрәләрен дә тәкъдим итә. Мисал өчен, Гәрәевлар нәсел агачы 7 буынга кадәр өйрәнелгән.

Юбилей тантанасы көн озыны дәвам итә. Аның Сабантуй өлеше дә мавыктыргыч. Күп төрле уеннар, бәйгеләр арасында, милли көрәшебез аеруча күп тамашачыларны җыя. Киләсе елларда бу мәйданда агачлар утыртып парк булдыру ниятләрен дә әйтә төбәкнең эшкуарлары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG