Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның FINA паркындагы татарча чаралар аз тамашачы белән үтә


Казанның FINA паркында “Сабантуй бизәкләре” фестивале үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

26-27 июльдә “Казан-Арена” стадионы янындагы FINA паркында “Сабантуй бизәкләре” фестивале, җырчы Илназ Сафиуллин концерты узды. Стадионда беренчелекне җиде меңләп тамашачы караса, татар чараларында бик тырышканда йөзләгән кеше санап булды. Ул чыгышлар су спорты ярышларын караучы туристлар өчен фон буларак яңгырады.

FINA паркы менеджеры Елена Усманова Азатлык хәбәрчесенә, 26 июльдә үткән “Сабантуй бизәкләре” фестивалендә миллилеккә басым ясауларын әйтте.

“1,5 сәгатьлек фольклор програмы татар халык бәйрәме Cабантуй стилендә оештырылды. Республиканың Әтнә, Арча, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мөслим, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән, Азнакай районнарыннан һәм Казанның һөнәри һәм үзешчән артистлары чакырылды. Парк һәркөн көндезге 12:00дән төнге 22:00гә кадәр эшли. Керү бушлай. Шулай ук балалар өчен оештырылган атракционнар да түләүсез”, диде Елена Усманова.

Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган әлеге фестиваль кысаларында, республика туристлар алдында үзенең талантлы иҗат әһелләренә бай булуын дәлилләргә тырышты. Гәрчә, күпләргә билгеле булмаган иҗат төркемнәре дә чыгыш ясады, алар тамашачыга һөнәри осталык белән җыр-бию башкарып, төрле уен коралларында татар халык көйләрен яңгыратты.

Фестиваль Казанның “Сәйдәш” һәм “Салават күпере” хореографик ансамбльләре чыгышы белән башланып китте. “Салават күпере” биючеләренең профессиональлекләре көчле булуга карамастан, бер төркем тамашачыга аларның татар халык биюләрен стэп стиленә салулары ошамады. “Татар халык биюе мондый була мени? Көйсез, җырусыз” диючеләр булды.

Әлеге чара дөнья беренчелеге кысаларында оештырылса да, халык аз иде. Стадионда ул кичне су спорты ярышларын җиде меңләп тамашачы караса, татар чараларында бик тырышканда йөзләгән кеше санап булды. Татарча җыр-биюләр туристлар өчен фон буларак яңгырады кебек.

FINA паркында халыкның аз булуы сәбәпләре төрледер, ихтимал: әллә реклама җитмәде, әллә инде халык милли җанлы түгел. Фестиваль башланып, ярты сәгать үтү белән булган тамашачы да тарала башлады.

Дөрес, араларында милли фестиваль булганга карарга килүчеләр дә булды. Шуларның берсе, Казаннан Илсур Миндубаев гаиләсе белән махсус “Сабантуй бизәкләре” тамашсына килгән.

“Гаиләбез белән бүген әлеге бәйрәмгә килдек. Фестиваль ерактан ук үзенә җәлеп итә. Бөтендөнья су спорты беренчелеге уңаеннан бу чара бик мөһим. Килгән кунаклар да аның милли рухын тоер дип уйлыйм”, диде Илсур әфәнде.

Паркта саклык чаралары да килгән халык өчен гаҗәп тоелды. Керү юлларында фестивальгә килүчеләрне җентекләп тикшереп керттеләр. Кесә телефоныңның батарее беткән икән, аның куркынычлы булмавын дәлилләп, батареен күрсәтәсе иде. Шулай ук букчаңда ислемай булса, керү тыелган яисә аны ишек төбендә үк калдырасың.

Казанның FINA паркында Илназ Сафиуллин концерты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

27 июльдә FINA паркында автор-башкаручы Илназ Сафиуллин концерты да үтте. Ул вакытыннан алда башланды, шуңа да тамашачы “Сабантуй бизәкләре” чарасыннан да азрак күренде. Хәер, җырчының моңа артык исе китмәде.

“Миңа тамашачы аз күренмәде, күп тапкыр төрле зурлыктагы тамашачылар алдында чыгыш ясаганга күрә, күпме халык булганын күрә алам. Бу юлы програмнан тайпылып иртәрәк башлауны сорадылар, шуңа да мин белгән генә унлап кеше юлдагы тыгымнарга эләгеп башына өлгермәде, машинаны парковкага куя-куя тыңладык диделәр. Концертны паркта 400ләп кеше карады дип уйлыйм. “Сәләт” яшьләре дә күренде. Әлеге чыгышка үзем дә рекламаны нык ясамадым, чөнки 5 августа янәдән монда җырлыйсы бар. Дусларча чакырдылар, бик теләп ризалаштым, стадионнар өчен дә җырларым бар. Концертымда татар телле программа дип игълан ителгәч тамашачы белән туган телебездә аралашырга тырыштым. Халык саны турында тагын шуны әйтим, миңа аерма юк, өч кеше алдында да, мең кеше алдында да рәхәтләнеп чыгыш ясыйм”, диде Азатлыкка Илназ Сафиуллин.

XS
SM
MD
LG