Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнехановның чукындыру белән котлавы – татар халкын мыскыллау"


Кнәз Владимир гаскәрләренең Кырымдагы Херсонес шәһәрен чукындыруын тасвирлаган диорама.
Кнәз Владимир гаскәрләренең Кырымдагы Херсонес шәһәрен чукындыруын тасвирлаган диорама.

Рөстәм Миңнеханов Русияне чукындыру көне белән татарстаннарны котлады. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова бу татар халкын, мөселманнарны мыскыллау дип белдерә.

Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов 28 июльдә христианнар бәйрәм итә торган Русияне чукындыру көне белән татарстаннарны котлады.

"988 елда Киевта булган бөек вакыйга күпләгән көнчыгыш славян кабиләләрен рухи көч белән берләштереп безнең дәүләтебезнең киләчәген билгеләде. Узган мең еллыктагы Византия, Алтын Урда һәм Европа мирасын үз эченә алып, христиан, мөселман уңышларын һәм дөньядагы башка цивилизацияләрне үзенә сеңдереп Русия күпләгән милләтләрнең һәм диндарларның ватанына әйләнде ", ди Миңнеханов.

Ул Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русияне чукындыручы бөек кнәз изге Владимирны искә алу чараларының Татарстанда да үтәчәген дә әйтә.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова әлеге котлауны татар халкын мыскыл итү дип белдерә.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Миндә бу котлау бик сәер тәэсир калдырды. Дөресен әйткәндә, бу илбашы турында башыма ул мескен дигән фикер килде. Нәрсә язып бирәләр, шуны имзалап утыра ахыры бу. Укып чыга микән, юк микән, белмим. Укып чыккач, ни имзалаганын аңлый микән? Бу ягы да аңлашылмый. Әгәр ул аңласа, бу "крещение"нең татарчага тәрҗемәсе ничек була дип сорау бирер иде. Чукындыру була.

Шушы чукындыру белән Татарстан халкын котлау өчен, белмим кем булырга кирәктер?! Татарстан халкының күпчелге мөселманнар бит, татарлар бит. Нәрсә бу чуыкындыру безгә дә кагыламени хәзер? Безнең әби-бабаларыбыз шушы көчләп чукындырылмас өчен утларга кергәннәр, суларга төшкәннәр, каторгаларда харап булганнар.

Батыршаларны искә төшерергә кирәк. Батыршага кадәр дә, аннан соң күпме татарлар Иделдә, Уралда, Себердә чукындыруга каршы баш күтәргән. Бу вакытларда күпме мәчетләр, күпме авыллар яндырылган, күпме кешеләр харап булган. Миңнеханов менә шулар турында сорарга тиеш иде. Безне хәзер XXI гасырда котлап утыра, бу коточкыч хәл әлбәттә.

Инде тарих мәсьәләсенә килсәк, монда Византиясен дә, Алтын Урдасын да, Киев Русен дә бөтенесен бер казанга салып болгаткан. Бу өч дәүләт – гасырлар буе бер-берләренә дошман булган, бер-берләре белән сугышкан дәүләтләр. Христиан дине бу өч дәүләтне берничек тә берләштерә алмый, ә сугыштыра гына ала. Христиан дине үзе дә православларга, католикларга һәм протестантларга бүленгән. Үз эчләрендә дә күпме каршылыклар бар аларның.

Миңнехановның бу котлавын мөселманнарны, татар халкын һәм шул исәптән мине дә мыскыллау дип кабул иттем.

Кнәз Владимир белән хәзер болгаталар да, болгаталар, чөнки Русия хуҗасы исеменә туры килә. Шуңа күрә безнекеләр паровоздан да алдан йөгерәләр. Әмма Миңнеханов татарлар турында да уйларга тиеш иде. Мин бу котлауны мыскыллау итеп кабул иттем.

Аның бу котлавы Татарстанга яңа митрополит Феофанның китерелүе белән бер вакыткарак туры килде. Феофан төлке, елан кебек, ул боргаланып эчеңә керә торган кеше. Имеш ул татар телен дә өйрәнергә тели, имеш тегеләй итә, имеш болай итә.

Аның ахыргы максаты – барыбер, татарларны чукындыру, үз диненә чакыру. Ул моның өчен бөтенесен: татар телен дә, кирәк икән, кытай телен дә, башкасын да өйрәнәчәк. Әмма аның ахыргы максаты синең халкыңны көчләп чукындыру икән, уянырга кирәк, аңа яраклашырга кирәкми, ул үзе безгә яраклашырга тиеш. Ул хәзер безнең җирләрне дә христиан җирләре дип игълан итәргә мөмкин һәм игълан итәчәк тә.

Бу мөселманнарны төрмәләргә утырту, яки милләтчеләрне хөкем итү генә түгел, бу тәре тотып синең җиреңне минем җирем дип игълан итеп яңа көрәш башлау дип аңлыйм мин моны. Бар үзгәрешләр дә Мәскәүдән килә, ә мондагы эмиссарлар дәвам итә. Бу хакта халыкка җиткереп торган кешеләрне, менә минем кебекләрне, чүпләп торачаклар. Мин тагын әйтәм һәм тагын бер гаеп табарга мөмкиннәр. Ләкин бу сүзләрне кемдер әйтергә дә тиеш.

Бу Феофан миңа кайвакытта Ильминскийны да хәтерләтә. Безне чукындыру тарихындагы Ильминский шулкадәр тирән, мәкерле кеше булган, ул татарларны чукындырырга теләгән, әмма Аллаһы тәгалә ирек бирмәгән.

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG