Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар 1,4 млрд сумлык автокредитларын түли алмый


НСВ мәгълүматларына күрә, Русиядә түләнмәгән бурычлар 1 июльгә 60 миллиард сумга җиткән.

Татарстанда яшәүчеләр машина алган өчен банктан алып торган акчаларын кайтара алмый. Гомум сумнар 1,4 миллиардка җиткән. Бу хакта НСВ "Бурыч түләтү хезмәте" ("Национальная служба взыскания") белдерә.

Бу хезмәт мәгълүматларына күрә, Русиядә түләнмәгән бурычлар 1 июльгә 60 миллиард сумга җиткән.

Әҗәтне кайтара алмаучылар исемлегендә Мәскәү беренче урында, кредит түли алмаучыларның әҗәтләре 6,5 миллиард сумга җыелган. Икенче урында Мәскәү өлкәсе – 6,2 миллиард, Петербур өченче, 3 миллиард сумлык бурычлары бар. Татарстан 13 урында килә.

XS
SM
MD
LG