Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: "Демократиягә булышу фонды" – "теләнмәгән оешма"


 "Демократиягә булышу фонды" президенты Карл Гершман
"Демократиягә булышу фонды" президенты Карл Гершман

Русия баш прокуратурасы "Демократиягә булышу фонды" Русиядә теләнмәгән оешма дигән карар чыгарды.

Прокуратура фонд "сайлау кампанияләре нәтиҗәләрен легетим түгел дип тану" белән шөгыльләнгән, сәяси чаралар оештыруда һәм "хәрби көчләрдә хезмәтне начар итеп күрсәтүдә" булышкан дип белдерә.

АКШның "Демократиягә булышу фонды" үсеп килгән илләрдә демократиягә ярдәм белән шөгыльләнә. Русиядә бу фонд, аерым алганда, Мәскәү-Һелсинки төркемен һәм "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтен финанслады. Фонд Русиядә беренче булып "теләнмәгән оешма" дигән ярлык алды.

Июль башында Русия федерация шурасы "теләнмәгән оешма" канунына туры килү-килмәүне ачыклау өчен хөкүмәттән тыш оешмалар исемлеген баш прокуратурага җибәргән иде. Бу исемлектә әлеге фондтан кала мәгърифәт, хокук яклау һәм фән белән шөгыльләнүче тагын 11 оешма бар.

XS
SM
MD
LG