Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

"АКШ матбугаты Казандагы чемпионат турында шаулыймы?"


Казанда Су спорты дөнья беренчелегендә АКШ әләмен алып чыгу

Казанда Су спорты дөнья беренчелегендә АКШ әләмен алып чыгу

Фэйсбукта шундый сорау бирделәр бит әле "АКШ матбугаты Казандагы дөнья чемпионаты турында шаулыймы ул? Казанны мактый-мактый ТВ буенча көне-төне күрсәтәләрдер инде? Татарстан, татарлар турында сан саен язалардыр?"

Башта бу сорауга аптырап калдым. Инглизчә белмим, ТВ карамыйм дип тә язып карадым. Әхирәтемә кызык, иреңнән сора, ди башлады. Анысыннан сорыйсы юк, үзе үк әлеге сорауны күреп, эзләнә башлаган. Казанда яшәгәннәр өчен, билгеле, бу бик зур казаныш кебектер. Әмма читтәгеләр бу чараны Казандагы тагын бер спорт уены итеп кабул итә. Чемпионатның барышын, кайда ничек узуын дөньяда су спорты белән кызыксынучылар гына күзәтеп барадыр.

Бу олимпиада түгел, монда җиңгән спортчы олимпиада уеннарына туры юллама ала, шунысы белән генә кызыклы ул халыкка. Ике елга бер уздырылып килгән әлеге чемпионатның узган елларда кайда үтүен википедиягә карамый гына әйтеп бирә аламы берәрегез? Әнә шул Барселонадагы йә Шанхайдагы чемпионатлар турында Казан матбугаты күп сөйләдеме, күп яздымы?

Американың җирле матбугатында да берничә язма күренде. Алары үз спортчылары турында язып, чараның Казанда узуын билгеләде. Мәсәлән, Көньяк Калифорния университетының 4 хәзерге, 9 элекке студенты чемпионатта катнаша. Алар 13 дәүләтнең данын яклый. Университет сәхифәсендә бу хакта бик матурлап, мактанып язылган.

Казанда яшәүчеләр дә мондый чемпионатның барлыгы хакында әзерлек башлангач кына белгәндер, могаен. Казаныбыз турында язмыйлар, дип чит ил журналистларына үпкәли күрмәгез инде. Казаныбызны яратып, үз итеп китсеннәр, чемпионаттан соң да, турист буларак килсеннәр, дип телик.

XS
SM
MD
LG