Accessibility links

Кырымтатар конгрессына җыенучылар сорау алуга чакырылган


Заир Смедляев
Заир Смедляев

1-2 августта Төркия башкаласы Анкарада узачак Кырымтатар конгрессына барырга җыенган кырымтатар җитәкчеләрен Русия тикшерү комитетының Кырым бүлеге нәкъ әлеге чара узачак көннәрдә сорау алуга чакырган.

Шундый чакыру Кырымтатар Мәҗлесенең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевка да килгән. Аны Русия тикшерү комитетының Кырымдагы баш тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү идарәсе 1 августта көндезге сәгать 11дә Акмәчеттә сорау алуга чакырган.

Заир Смедляевка тапшырылган чакыру
Заир Смедляевка тапшырылган чакыру

Смедляев Азатлыкка үзенең элегрәк тә төрле сәбәпләр белән тикшерү комитетына да, ФСБга да сорау алуларга чакырылганлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, бу юлы сорау алуга чакыруның сәбәбе Кырымдагы кырымтатар вәкилләрен Анкарада узачак кырымтатар конгрессында катнаштырмау максаты белән бәйле.

"Сорау алуга килергә тиеш булганга күрә, без Кырымнан чыга алмаячакбыз, конгресс эшендә катнашу мөмкинлеге булмаячак”, диде Смедляев.

Смедляев Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеровка, мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләлгә, мәҗлес әгъзасы Леммар Юнусовка да шундый чакырулар тапшырылганлыгын төгәл белүен, башкаларга да конгресс узачак көннәрдә сорау алуларга чакырулар килгән һәм киләчәк дип исәпләвен белдерде.

Аның әйтүенчә, хакимият шундый ысуллар белән Кырымдагы кырымтатар вәкилләрен Төркиягә җибәрмәскә тырыша, ә аннан соң киңкүләм мәгълүмат чараларында "Кырымда яшәүче кырымтатарлар Анкарада узган конгресста катнашудан баш тартты" дигән хәбәрләр таратачаклар.

Узган атна ахырында Русия хакимияте яклы "Кырым" иҗтимагый регионара хәрәкәте Акмәчеттә конференция оештырып Анкарада узачак Кырымтатар конгрессын "сәяси моһаҗирләр җыены" дип атаган һәм Кырымда яшәүче кырымтатарларның анда катнашмаячагын белдереп Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоганны ул чарага бармаска өндәгән иде.

Смедляев Мәскәү яклы “Кырым” хәрәкәтенең бу белдерүләрен тәнкыйтьләде.

"Кырымтатарларның Анкарадагы дөнья конгрессы легитим түгел дип белдерү, янәсе аны үткәрү карары Кырымда кабул ителмәгән дип әйтү, бернинди тәнкыйть кысаларына да сыймый! Беренчедән, Дөнья конгрессын үткәрү аның җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә һәм бу карарның кырымтатар түрәләренең хуҗалары (хакимияттәгеләр) тарафыннан хуплануы зарур түгел. Икенчедән, кайда үткәрүне дә җитәкчелек хәл итә, Төркиядә үткәрергә карар кылу мантыйк ягыннан нигезле, чөнки анда дөньяда иң зур кырымтатар диаспорасы яши”, дип белдерде Смедляев.

XS
SM
MD
LG