Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда газет-журналларның тиражы кимегәннән-кими


Башкортстанда чыгучы татар басмалары
Башкортстанда чыгучы татар басмалары

Башкортстанда 2015 елның икенче яртысына матбугатка язылуга йомгак ясалды. Республикада татар, башкорт, урыс телендә чыгучы барлык газет-журналларның да тиражы кими.

Башкортстанда татар телендә биш басма чыга. Алар: республика татарларының төп рәсми газеты “Кызыл таң”, яшьләр газеты “Өмет”, “Тулпар” дип аталган яшьләр журналы, балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” журналы һәм бердәнбер бәйсез басма булган, хатын-кызлар өчен чыгучы “Диләфрүз” газеты.

“Кызыл таң”ның икенче яртыеллыкта гомум тиражы 7158 данә. Беренче яртыеллыкта ул 9488 иде. “Өмет” газеты узган яртыеллыкта 19839 булса, бүген 16248 данә чыга. “Тулпар” журналы 3 меңгә якын басылса, хәзер ул 2,5 меңгә калды. Балар өчен чыгучы “Әллүки” элекке 3203тән 2440ка төште. Бәйсез “Диләфрүз” бу ярыеллыкта 13700 данә басыла. Әлеге басма узган чордагы тиражын саклап калган.

Башкортстанда нәшер ителүче башкорт һәм урыс телендәге басмаларның да тиражы кимегәннән-кими бара. Мәсәлән, урыс телендә чыгучы әдәби журнал “Бельские просторы” нибары меңгә якын тираж җыйган. Башкорт телендәге сатира-юмор журналы “Һәнәк” тә шулкадәр укучыга ия. Әлеге журналның урысча басмасы узган ел ябылып, ул интернет сәхифә буларак кына калган иде.

Татар, башкорт, урыс журналлары арасында иң зур тиражга башкортча чыгучы “Башкортостан укытыусыһы” ия. Ул укытучылар басмасы буларак сафларын саклап бара.

Газетлар арасында иң зур тиражлы газет – татар яшьләренең “Өмет” газеты. Атнага ике чыгучы бу газет көндәшләреннән язылу бәяләренең чагыштырмача аз булуы һәм төрле проектлар белән укучыларның күңелләрен күрү сәбәпле алдынгылар сафында. Танылган артистлар катнашлыгында уза торган “Моңнар кайтсын авылга” , аш-су осталарын ачыклаучы “Татар табыны” дигән чаралар шундыйлардан. Дөрес, татарча нәшер ителүче башма басмалар да төрле чаралар уздыра. “Кызыл таң” газетының Уфа “Нур” татар дәүләт театрында якташларны җыеп, “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән чаралары халык арасында зур танылу тапты. Инде утызга якын район белән шундый чаралар оештырылган. Әлеге басма Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Корал һәм каләм белән” исемле хәтер марафоны уздырды.

Республикада чыгучы рәсми газет-журналларның гомум тиражы узган яртыеллыкта 307 мең булса, әлегесендә 240 меңгә калган.

Кимү шулай дәвам итсә, басма газет-журналларның берничә елдан җан тәслим кылулары ихтимал. Дөрес, алар барысы да электрон сәхифәләрен булдырып, яңа форматта яшәү юлларын эзли.

XS
SM
MD
LG