Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы биш югары уку йорты кабул итү мәгълүматларын Рособрнадзорга күрсәтми


Рособрнадзорның федераль мәгълүмат системасы аша БДИ тапшыруны һәм югары уку йортларына кабул итүне күзәтеп була. Татарстандагы биш югары уку йорты мәгълүматларны тапшырмый.

Рособрнадзорның федераль мәгълүмат системасы бар. Уку йортлары аңа тоташкан булырга һәм Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру нәтиҗәләрен, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү мәгълүматларын бу системага кертеп барырга тиеш.

Казан менеджмент институты һәм "Иннополис Университеты" бу системага бөтенләй тоташмаган. Казан федеарль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан эшмәкәрлек һәм хокук университеты бу системага тоташса да абитуриентлар турында мәгълүмат тапшырмый.

Рособрнадзор бу система "БДИ тапшыруны һәм югары уку йортларына кабул итүне контрольдә тоту һәм ачык итү өчен булдырылган", дип белдерә. Бу система аша бюджет урыннарга күпме кеше алынганлыгы, максатчан уку өчен квоталарның нихәтле булуын һәм коммерцияле укуга күпме урын барлыгын да белеп була.

Рособрнадзор бу система аша кабул итү тәртипләре, абитуриентларның документлары, укытуның ничек оештырылуы белән дә таныша ала.

XS
SM
MD
LG