Accessibility links

Изге Болгарга Уфадан чираттагы сәяхәт башланды


Сәфәргә кузгалу алдыннан
Сәфәргә кузгалу алдыннан

Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы тарафыннан корабта изге Болгарга ел саен оештырылучы сәяхәтнең чираттагысы 29 июль көнне юлга кузгалды. Анда 100дән артык кеше катнаша.

Әлеге сәяхәтләрне Татарстанның халык артисты, Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге мөгаллиме Марат Шәрипов әзерли һәм бай эчтәлекле итеп оештыра.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Ел да татар халкының бер күренекле шәхесенә багышлап әзерләнә мондый сәфәрләр. Быелгысы атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов хөрмәтенә үтә. 29 июль кичендә сәфәрчеләр “Башкортстан” корабында Уфадан кузгалып китте.

Изге Болгарга елга буйлап сәяхәт 21нче тапкыр оештырыла инде. Ел саен анда йөздән артык кеше бара. Быел да каюталарда бер генә буш урын да калмаган. Салават Фәтхетдинов иҗаты һәммә кешене җәлеп итә. Сәяхәттә катнашучыларны 1 август көнне Салават Фәтхетдинов Казанда каршы ала һәм аларны Камал театрында үзенең концертында көтә.

Сәяхәттә танылган театр артистлары, җырчылар, язучылар катнашу да аны аеруча кызыклы һәм рухи бай эчтәлекле итә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина бу сәяхәткә дүртенче тапкыр баруын әйтә. “Һәр баруымнан әллә күпме тәэссоратлар алып кайтам. Милләтебезнең күренекле, зыялы шәхесләре белән бер атна дәвамында аралашу зур бәхет”, ди ул.

Фирдәүс ханым белән аның ире Рамил
Фирдәүс ханым белән аның ире Рамил

Күңелле сәяхәткә чыгучыларны озатырга сәфәрчеләрнең туганнары да килгән. Җыр-моңнар, дәртле биюләр фатыйха бирә сәяхәтчеләргә. Чит илләрдәге милләттәшләребез дә кузгала судагы сәфәргә. Алар арасында Австралиядән Суфия Вәли дә бар. Аны да Уфада кунакта булган туганнары – бертуган сеңлесе Фирдәүс ханым белән аның ире Рамил әфәнде озата.

Инде корабның кузгалыр вакыты да җиткән. Бер атналык сәяхәт анда катнашучылар күңелендә озак истә калырлык вакыйгаларга бай булыр, иншалла. Болгарның тарихи ядкарьләре һәм андагы яңа төзелешләр белән танышу аеруча көтеп алынган мизгелләр була, ди сәфәрчеләр.

XS
SM
MD
LG