Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Танылган спортчы Динара Сафина теннис дөньясына яңа вазифада кайтуы хакында белдерде. "Известия" газетасына әйткәнчә, ул үзен яшь спортчыларга ярдәмче, киңәшче буларак күрә.

Динара, шулай ук, соңгы елларда Мәскәүдә югары белем алуын һәм яңа гына хокукчы дипломына ия булын да хәбәр итте. Әмма шул ук вакытта, Сафина теннис дөньясы белән күбрәк кызыксынуын да яшермәде һәм бөтен тәҗрибәсен 16 яшькәчә, спортка кереп кенә бара торган яшь теннисчыларга бирәчәген белдерде.

Танылган теннисчы Марат Сафинның сеңлесе Динара заманында зур уңышларга ирешкән иде. 2009 елның апрелендә ул дөньяның иң көчле хатын-кыз теннисчысы исемен алды. WTA төрендәге берле ярышларда 13 тапкыр, парлы ярышларларда 9 тапкыр җиңде, Пекин олимпиадасында көмеш медаль яулады.

Соңгы тапкыр Динара профессиональ теннисчы буларак кортка 2011 елда чыккан иде. 2014 елда ул аркасы авыртуы аркасында спортчы буларак чыгыш ясауны туктатуы хакында игълан итте.

XS
SM
MD
LG