Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициядәге фиркаләр: Татарстанда сайлаулар алдашу белән үтә


Элвира Дмитриева, Руслан Зиннәтуллин, Марсель Шәмсетдинов
Элвира Дмитриева, Руслан Зиннәтуллин, Марсель Шәмсетдинов

"Яблоко", ПАРНАС һәм "Прогресс фиркасе" Татарстанда президент сайлауда катнашмый.

Оппозициядәге "Яблоко", ПАРНАС һәм "Прогресс фиркасе" Татарстанда 13 сентябрьдә узачак президент сайлауда катнашмаячакларын белдерде.

Алар 30 июль көнне булган матбугат очрашуында әлеге карарны игълан итте.

Бу фирка вәкилләре сүзләренчә, Татарстанда сайлаулар алдашу белән үтә, ә хакимиятләр моңа игътибар итми.

Белдерүне әлеге фиркаләрнең төбәктәге бүлеге җитәкчеләре Руслан Зиннәтуллин ("Яблоко"), Марсель Шәмстединов (ПАРНАС), Элвира Дмитриева ("Прогресс фиркасе") имзалаган.

Азатлыкка әңгәмәдә "Гадел Русия"дән сайлауга чыккан Рушания Билгилдиева Рөстәм Миңнехановның иң күп тавыш җыячагына беркем дә шик белдерми дигән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG