Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Казанда милли басмалар рәссамы Алсу Тимергалина күргәзмәcе ачылды


29 июльдән Казанның "Хәзинә" милли галереясендә милли басмалар рәссамы Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә рәссамның 55 яше уңаеннан оештырылды, аның иҗаты белән казаннар һәм башкала кунаклары август азагына кадәр таныша ала.

Татар басмаларына, балалар журнал-китаплары аша билгеле рәссам Алсу Тимергалинаның 50 яшенә ачылган күргәзмә дә "Хәзинә" галереясендә узган булган. Биш ел дәверендә яңа картиналар саны артып аларны күрсәтү теләге белән бергә, милли сәнгать галереясе дә рәссамга 55 яшенә шулай ук күргәзмә ачарга тәкъдим иткәч, Алсу ханым бу мөмкинлектән бик теләп файдалана.

"Галерея юбилеем беләй бәйле күргәзмә оештырырга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, кире какмадым. Күп еллар ясалып килгән картиналарым урнаштырылды. Алар төрле ысул белән төрле жанрда ясалган. Мисал өчен, авангард стилендәге "Җиде кыз", "Кызлар хороводы". Бигрәк тә татар әдипләре әсәрләренә ясалганнары күп, "Шүрәле", "Кызыл ромашка" шундыйлардан", диде рәссам Азатлык хәбәрчесенә.

Картиналарны күзәткәндә рәссамның үзенә генә хас стиле сизелә: картиналарның шактые җылы төсләр кулланып ясалган, шуңа да, ниндидер илаһи хис белән күз карашын җәлеп итә. Алсу ханым киң карашлы, берничә юнәлештә иҗат итүче рәссам санала, графика, декоратив-гамәли сәнгатькә якын иҗат җимешләрен күрергә була. Казан тарихы, этнографиясе дә рәссамда зур кызыксыну уята. Аның "Казан", "Иске Казан" график серияләре моңа ачык дәлил.

Күргәзмә ачылышында рәссам Илгизәр Самакаев Алсу Тимергалинаның үзенчәлекле шәхес булуын билгеләп үтте. “Хатын-кыз рәссамның күңеле нечкә була. Көндәлек эшләрне кичектереп, картина ясар өчен вакыт, теләк кирәк. Күргәзмәдә катнашкан картиналарның шактые автор хокукында икән. Димәк, алар күңел таләбе белән иҗади сусауны басар өчен ясалган”, диде ул.

Безгә мәгълүм булганча, “Татарстан Яшьләре” газеты, “Идел” журналының полиграфик дизайнын да Алсу Тимергалина ясый, шулай ук аның белән татар китап нәшриятлары дә хезмәттәшлек итә. Рәссамның күргәзмәсе ачылышында милли басмалар аша билгеге шәхесләр дә катнашты. Шагыйрә, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире Илсөяр Иксанова Алсу ханымның яңа күргәзмәсен “иҗаты таҗы” дип югары бәяләде.

Күргәзмәдә рәссамның 35 картинасы урнаштырылган. Берникадәре шәхси коллекциясеннән булса, калганын Татарстанның сынлы сәнгать музее тәкъдим иткән.

“Соңгы елларда ул үз эшләре белән беррәттән әтисенең иҗат мирасын да дөньяга чыгару өчен зур тырышлык куя. Рәссам буларак Алсу гомер буе газет-журнал редакцияләрендә журналистлар белән эшләде. Соңгы 20-25 елда басылган кайбер басма матбугатка күз салсак, анда аның зур хезмәтенә тап булырбыз”, дип сөйләде Роберт Миңнуллин. Алсу ханым эшчәнлеген зурдан бәяләп, күпкырлы шәхес булуын да билгеләп узды ул.

Казаннар һәм башкала кунаклары әлеге күргәзмә белән август ае дәвамында таныша алачак.

XS
SM
MD
LG