Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул башлыгы Кадир Топбаш Казан конгрессына килмәде


"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" дөньякүләм оешманың Евразия бүлеге конгрессы Казанда үтә
"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" дөньякүләм оешманың Евразия бүлеге конгрессы Казанда үтә

Казанда "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" дөньякүләм оешманың Евразия бүлеге конгрессы башланды.

"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" дөньякүләм оешманың Евразия бүлеге конгрессы Казанда үтә. Әлеге конгресс кысаларында Истанбул мэры Кадир Топбаш һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Евразия һәм Азия-тын океан бүлекләре арасында хезмәттәшлек килешүе имзалар дип көтелгән, әмма Топбаш бу конгресска килмәгән.

Миңнеханов чара вакытында "җитди сәбәпләр" аркасында Топбаш килә алмады дип белдергән, әмма нечкәлекләрен ачмаган. Бу хакта kazanfirst яза.

Конгресска Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Русия һәм башка илләрдән 100дән артык шәһәрнең мэры килде дип белдерелә.

Конгрессның темасы – "Глобаль үсеш өчен урныдагы чишелешләр белән Евразия интеграциясенә". Оештыручылар чара Евразия хезмәттәшлеген ныгытуга багышлана дип белдерә.

XS
SM
MD
LG