Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Казан Евразиядә халыкара активлык күрсәткән шәһәрләр арасында өчлеккә кермәде. Казан мэры Илсур Метшин: "Без кайдадыр эшләп җиткермибез”, ди.

"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" дөньякүләм оешманың Евразия бүлеге конгрессы Казанда үтә. Конгресска Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Русия һәм башка илләрдән 100дән артык шәһәрнең мэры килде дип белдерелә.

Евразиядәге шәһәрләрнең халыкара активлыгын күрсәткән беренче сынау рейтингы игълан ителде. Гомум рейтингта Астана беренче урынны алды. Казан лидерлар арасында беренче өчлеккә эләкмәде.

Эре шәһәрләр арасында Хабаровски беренче, Екатеринбур икенче, Түбән Новгород өченче булды. Уртача шәһәрлдәр өчлегенә Якутски, Ставрополь һәм Тирасполь керде. Кечкенә шәһәрләр арасында беренче урында Бөгелмә, икенче урында Магадан, Алабуга өченче урында.

Казан мэры Илсур Метшин Казанның урын ала алмавына аптыраган. “Без күп спорт чаралары, икътисади форумнар үткәрәбез. Димәк, без кайдадыр эшләп җиткермибез”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG