Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Япон егете Масая Сешимо Япониядә Ислам тарихы белән кызыксына. Әлеге кызыксыну аны татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә этәргән.

Азатлык радиосы соңгы елларда Япониядә татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну көчәя баруы турында инде язган иде. Күптән түгел Токиода уза торган татар теле дәресләре хәбәр иткән идек. Моңа кадәр татар телен өйрәнгән япон яшьләре Юто Хишияма һәм Мидзуки Накамура белән дә таныштырган идек.

Якын арада Азатлык Токиодагы татар теле курсларына йөри торган башка япон яшьләре белән дә якыннан таныштырыр. Бүген исә без татар халкының тарихы белән нык кызыксынган, Татарстанга килергә хыялланган Масая Сешимо белән сөйләшергә булдык.

Масая Сешимо Япониядәге Саитама префектурасының көньягында урнашкан, Мияширо дигән кечкенә шәһәрдә туып үсә. Университетта фин теле һәм Скандинавия мәдәнияте белгечлегенә укый, икенче югары белемне алман һǝм швед телләре юнәлешендә ала.

Без Масаядан аның татар тарихы һәм теле белән кызыксынуы кайдан барлыкка килгәне турында сораштык. Ул безнең сорауларга, бераз хаталар белән булса да, татарча җавап бирде.

– Масая, татар халкы белән ничек кызыксына башладың?

– Университетта укуымны тәмамлаганнан соң, эш урынымда гарәп дәүләтләреннән һәм Көньяк Азиядән коллегалар белән бергә эшлǝдем. Бу вакытта ислам һәм гарәп теле белән бик тә кызыксына башладым.

Масая Сешимо

Масая Сешимо

Минем татар телен өйрәнү теләге Япониянең һәм Русиянең тарихы белән кызыксынудан тугандыр. Беренчедән, Япониягә исламны таратырга килгән зур галим – Габдрәшит Ибраһимов белән кызыксынган идем. Ул – татар кешесе. Шул сәбәпле, Япониядә ислам тарихын өйрәнү өчен татар халкын һәм аның тарихын белү кирәк. Шуңа бәйле, минем татар телен өйрәнү ихтияҗы туды.

Икенчедән, удмурт телен өйрәнгәндә, бер тапкыр Удмуртиягә барган идем. Анда шуны аңладым: татар халкы тарихын белмичә, мин әзерли торган Идел халыклары тарихы һәм мәдәнияте күзәтүен башкарып булмаячак.

– Татар телен ничек өйрәнәсең соң?

– Мин татар телендә күпләп дәреслек укырга тырышам. Маргарет Эрсен-Рашның "Татарча – өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен" (алм. “Tatarisch, Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene”) исемле дәреслеген үз итәм. Шулай ук Ләйсән Шаяхметованың “Татарский язык для начинающих” дәреслеген укыйм. Моннан тыш татар, рус һәм удмурт телендә басылган “Татарча-русча-удмуртча сөйләүлек”не кулланам.

– Казанда булганың бармы? Булырга телисеңме?

– Кызганыч ки, булганым юк. Чөнки Мәскәүдән Ижауга булган сәяхәтемне поездда түгел, очкычта уздырган идем. Шуңа күрә, Русиядә булган чакта, Казанга килү мөмкинлегем булмады. Киләчәктә, мөмкинлек булса, Татарстанга бик килергә телим, иншаллаһ.

– Татар телен өйрәнү авырмы? Тагын нинди телләр беләсең?

– Япон, окинава, инглиз, алман, фин, эсперанто һәм бераз удмурт телләрен беләм. Русча да, гарәпчә дә бераз аңлыйм, тик яхшы сөйләшмим. Гарәп әлифбасын укый һәм аның белән яза беләм. Университетта укыган швед телен оныттым шул. Минемчә, рус теле белән чагыштырган чакта, татар теле грамматикасы япон һәм окинава теленә бик охшый. Шуңа күрә, миңа ул артык авыр түгел дип уйлыйм. Әмма япон һәм окинава телләрендә татар телендәге кебек иялек кушымчалары һәм сингармонизм законы юк. Башлангыч вакытта татар телен өйрәнгәндә авырлык шунда иде.

Габдрәшит Ибраһимов кабере

Габдрәшит Ибраһимов кабере

– Татар мәдәниятендә сиңа нәрсә ошый?

– Әлбәттә, миңа чәкчәк бик нык ошый (көлә). Әмма Татарстанда чәкчәктән дә татлырак мәдәният бар – шигьрият. Мәсәлән, Габдулла Тукай дөньякүләм танылган. Аның “Туган Тел” исемле атаклы шигыре – минем иң яратканы. Чөнки аның шигьриятендә тел турында уйланулар – окинава телендә сөйләшүчеләргә хәзерге вакытта бик актуаль: окинава телендә балалар инде туган телдә буларак сөйләшмиләр. Миңа калса, “Туган тел” шигыре һәм Япониядә дә, һәм Русиядә дә туган тел проблемын акталь күтәрә.

Токиода да минем өчен анимизм өчен мөкатдәс урын – Габдрәшит Ибраһимов кабере.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG