Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ вәкиле Андреас Гросс Кырымга сәфәр оештырмакчы


Андреас Гросс
Андреас Гросс

Кырымга чикләүләр кертүне хупламаучы, Русиянең ПАСЕдан чыгарылуын тәнкыйтьләгән депутатның сәфәре нинди нәтиҗә бирергә мөмкин?

Европа шурасының Парламент җыенындагы (ПАСЕ) социалистлар төркеме җитәкчесе, Швейцария депутаты, Русия өчен җаваплы махсус вәкил Андреас Гросс ПАСЕ депутатларының Кырымга сәфәрен оештырыга җыенуын Русия мәгълүмат чаралары дәрәү кубып язып чыкты.

Гросс сәфәрнең максаты, анда кем белән очрашырга җыенуы хакында әлегә Азатлыкка аңлатмалар бирүдән баш тартты. Аның әйтүенчә, Кырымга бару мәсьәләсе август ахырында Парламент җыенының идарәсендә каралачак. Расланган очракта, сәфәр октябрь яки ноябрь айларында булырга тиеш.

Әлегә бу сәфәрнең якынча програмы турында да бернәрсә дә билгеле түгел.

Күптән түгел Кырымга Франция депутатлары барып кайткан иде. Алар анда хакимиятләр оештырган очрашулардан соң, Русия яклы фикерләр белдереп кайттылар. Көзен, ярымутрауга Италиянең Америкага каршы карашта торуы белән танылган сәяси фирка вәкилләре бармакчы.

ПАСЕ депутларының нинди уй-фикерләр белән әйләнеп кайтуын әлегә әйтеп булмаса да, Гроссның Кырым, Украина, Русиягә карашын чамалап була.

ПАСЕ
ПАСЕ

Депутатның интернет сәхифәсендә 20ләп телдә, төрле халыкара мәгълүмат чараларында чыккан әңгәмәләре тупланып бара. Алар арасында урыс һәм украин телендәгеләре дә бар. Аерым алганда, әлеге әңгәмәләреннән аңлашылганча, Гросс Русиянең ПАСЕдан читләштерелүен хата дип саный, Русия вәкилләрен сагыначагын белдерә, ил белән диалог алып барырга чакыра, Кырымга чикләүләр кертү белән килешми һәм Кырымнарның геополитик сайлавы аркасында зыян күрүе дөрес түгел дип белдерә.

2014 елда ул Мәскәүдә, Европа шурасының Парламент җыены оештырган Президент комитеты әгъзасе буларак, Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин белән очрашкан иде. Ул вакытта анда Русиянең Парламент җыенына кайту мәсьәләсе тикшерелде.

Шул ук вакытта, матбугат чараларындагы чыгышларына караганда, Гросс Кырымны аннексияләү "кабул ителмәслек" хәл дип атый һәм бу Европа берлегенең төп нигезләрен җимерүче, йөрәгенә пычак кадаган кебек явыз ният дип әйтә.

2011 елда Русиядәге демократиянең торышын күзәтергә килгән ПАСЕ төркеме кысаларында Гросс Казанда да булып, хакимият вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар белән очрашулар үткәргән иде.

XS
SM
MD
LG