Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Анкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессы


1 августта Төркия башкаласы Анкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессы кырымтатар, Төркия, Украина гимннары белән ачылды. Анда кырымтатар халкы өчен мөһим карарлар көтелә.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рефат Чубаров беренче булып сүзгә чыгып Кырым аннексиясеннән соң кырымтатарларның хәле хакында кыска чыгыш ясады.

Конгресста катнашучылар, уртада Кырымтатар мәтлесе рәисе Рефат Чубаров

Конгресста катнашучылар, уртада Кырымтатар мәтлесе рәисе Рефат Чубаров

Сүзгә чыкканнар арасында Төркиянең Милләтче хәрәкәт партиясе вәкиле, Төркия Бөек милли мәҗлесенә кырымтатарлардан беренче тапкыр депутат итеп сайланган Рухсар Демирель, җөмһүрият халык партиясе вәкиле Кемал Кылычлар улы, Төркия Бөек милли мәҗлесе рәисе вәкиле Наджи Бостанджы улы Төркия һәрвакыт кырымтатарлар белән бергә булачак, сезнең милли көрәшегезне яклаячакбыз диде.

Конгресста Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоганның, Төркия хөкүмәте рәисе Әхмәт Давутуглының, Төркия тышкы эшләр министры Мевлүт Чавушуглының конгресска котлаулары да укып ишеттерелде. Бу котлауларның барысында да Төркиянең Кырым аннексиясе белән килешмәячәгенә басым ясалды.

Конгресс делегатлары

Конгресс делегатлары

Конгресста төрле илләрдәге 180ләп кырымтатар оешмасыннан 500ләп вәкил катнаша дип хәбәр ителде. Йөзгә якын делегатның Романиядән килгәне билгеле. Алар арасында Романия парламенты депутаты Амет Варол, Романиядәге Кырымтатар үзәге рәисе Джелял Эсерджеп, Романия мөселманнары мөфтие Мурат Юсуф, язучы Гюнер Акмолла һәм башкалар бар иде.

Куп булмаса да, Кырымнан да вәкилләр бу конгресста катнаша, ләкин Кырымда калган Мәҗлес вәкилләре залда күренмәде. Тик Кырымнан читтә яшәргә мәҗбүр булганнар бар иде. Кырымнан исә Мәҗлескә бәйле булган Корылтайның ревизия комиссиясе рәисе Али Озенбаш катнаша. Конгресста кырымтатар халкы өчен мөһим карарлар чыгарылачагы көтелә.

"Кырымда кырымтатар милли-территориаль автономиясен төзү эше алып барабыз"

Конгресста чыгыш ясаган Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин конгрессны президент Петр Порошенко исеменнән дә котлады.

Кырымтатар конгрессында Павел Климкин

Кырымтатар конгрессында Павел Климкин

“Конгрессны оештыручыларга Украина җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләремне белдерәм. Дөнья азатлык өчен көрәшкән, батыр кырымтатар халкы белән бергә. 2009 елда беренче конгресс Акмәчеттә узган иде. Икенче конгресс исә, кызганыч ки, Кырымнан читтә узарга мәҗбүр. Кырымтатарлар Кырымда террор шартларында яшәргә мәҗбүр. Украина кеше хокукларыннан, кырымтатар халкының үз җирендә яшәү хокукыннан бервакытта да ваз кичмәс. Моңа ышаныгыз. Без кырымтатар халкы мәсьәләсен хәл итүнең юл харитасын әзерлибез. Элекке хакимият кырымтатарларга җитәрлек әһәмият бирмәде, ләкин узган хаталар бүгенге көнгә комачауламаска тиеш. Без Кырымда кырымтатар милли-территориаль автономиясен барлыкка китерү эше алып барабыз. Кырымтатарлар Украина белән. Украина Кырымсыз, Кырым Украинасыз яши алмас. Чынбарлык исә шул: Кырым янә Украина белән булачак. Русиянең Кырым оккупациясен Украина беркайчан да танымаячак. Украина кайтачак, Кырымга кайтачак!” диде Павел Климкин.

Конгресста Мостафа Җәмилев чыгышы

Конгресста Мостафа Җәмилев чыгышы

Конгрессның беренче көненең яртысы Мостафа Җәмилев чыгышы белән тамамланды. Ул кырымтатар халкының Кырымдагы хәле турында сөйләде. Мисал итеп ул, Русия оккупациясеннән соң Кырымга 2014-2015 елда кайткан 76 кырымтатар гаиләсен, кайтучылар квотасы имеш беткән дигән сәбәпкә нигезләнүче мәхкәмә карарлары белән Кырымнан чыгарырга жыенулары, шул вакытта Кырымга Донбасстан кешеләрне китерүләре турында сөйләде.

"Кырымтатарлар беркайчан да бирешмәячәк"

Конгресста булган ялкынлы чыгышларның берсен Анкарадагы Билкент университеты профессоры Хакан Кырымлы ясады:

Хакан Кырымлы

Хакан Кырымлы

"Без кырымтатарлар Алтын Урда, Кырым ханлыгы варислары. Урысларга дәүләтчелек биргәннәр дә татарлар булды. Русия Кырымга аяк басканнан бирле кырымтатарларны бетерү эшенә тотынган иде һәм бу эшне хәзер дә дәвам итә. Ни өчен Русия кырымтатарларны яратмый һәм Кырымда күрергә тәләми? Чөнки кырымтатарлар бүген бар дөньяга Русиянең ялганнарын күрсәткән халык булып чыкты.

Без беркайчан да Русияне танымаячакбыз. Ни өчен? Әгәр дә без Русиянең алдауларына хәзер ышансак, безнең ике вариантыбыз бар. Берсе – Кырымда яшәгән һәм инде бетеп барган, ана телләрендә бер-ике сүз дә белмәгән караим һәм кырымчакларның тәкъдире, икенчесе – Татарстанның тәкъдире көтә. Без моңа беркайчан да риза булмаячакбыз.

Бәлки, Путинның башына кырымтатар бүреген кидерергә тәләгәннәр дә табылыр. Алла сакласын безне моннан, мин моны тәләмим. Әлбәттә, һәрбер халыкта булганы кебек, арабыздан бер уч сатлыкҗан да табылыр, ләкин алар күп түгел. Конгресс халкыбызның күпчелеген тәкъдим итә. Без Русия патшалыгы, СССР заманыннан да исән калдык. Бу империяләр исә дөнья канализациясенә китте, бүгенге Русиянең Путин идарәсе дә, мин урыс халкы хакында сөйләмим, канализациягә китәчәк. Кырымтатарлар беркайчан да бирешмәячәкләр! Крымские татары никогда не сдадутся!" дип урыс теленде дә кабатлады Хакан Кырымлы.

Шуны да әйтергә кирәк, Хакан Кырымлы конгрессның яңа рәисе итеп Мостафа Җәмилевне күрә. Аның фикеренчә, Җәмилевнең дөнья күләмәндә булган дәрәҗәсе халкыбыз өчен күп ишекләрне ачарга ярдәм итәчәк, аның сүзе аккан суларны туктатыр.

Конгресс барышын иярчен аша ATR кырымтатар телеканалы туры эфирда алып бара. ATRны Русиянең Роскомнадзоры тәркәмәү сәбәпле 1 апрельдән ул Кырымда эшкәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, әмма күптән түгел тапшыруларын Киевтан яңартып җибәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG