Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары Казанның милли бренды була ала"


Татар яшьләре Казанда Печән базарын җанландыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:07 0:00

31 июльдә Рөстәм Миңнеханов түрәләр белән бергә Алабугада дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган Спас ярминкәсендә йөргәндә татар яшьләре Казанның татар бистәсендә Печән базары уздырып, аңа җан өрергә тырышты.

Быелгы Печән базары өченче тапкыр оештырыла. Милли һәдияләр белән сату иткән ярминкә беренче тапкыр Нурулла мәчете каршында узды. Казан мэриясенә ул вакытта юлда хәрәкәтне вакытлыча ябуга каршы чыкты. Узган елны кечкенә урамга сыешмыйбыз дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараны Каюм Насыйри урамында үткәрде. Ә бу юлы Печән базары ярминкәсе Кабан күле яры буйлап сузылды, Камал каршындагы мәйдан да татар яшьләре кулында булды.

"Татарлар болай киенмәгән!"

Алдан игълан ителгәнчә, ярминкә көндезге сәгать өчтә башланырга тиеш иде. Әмма егет-кызлар борчылды. Бер сәгать алдан китереп урнаштырылырга вәгъдә ителгән өстәл белән урындыклар юк иде. Аларны соңарып китереп җиткерсәләр дә, оештыручылар эшне бик тиз тотты. Өстәлләр шунда ук тезелде, милли бизәкле япмамалар җәелде, сәүдәгәрләр тауарларын тезеп куйды да, бәйрәм вакытында башланды.
Казанда 100 ел элек булган мохитне искә төшерер өчен Печән базары ярминкәсенә оештыручылар да, катнашучылар да, кунак булып килүчеләр дә милли киемдә килгән иде.

Өч ел элек бу дресскод шарт итеп куелган иде, алдан бу турыда кисәтелмәсә дә, халык арасында калфак, чүәк, бәрхет камзул кигән туташ белән ханымнар, түбәтәйле әфәнделәр шактый күренде. Әмма бу очракта да канәгатьсезлек белдерүчеләр табылды. Киштә артында торучы сатучыларга бер хатын: "100 ел элек Печән базарында ничек киенгәннәрен беләсезме? Татарлар бүгенге кебек ярымшәрә дә йөрмәгән, гарәпчә яулык та бәйләмәгән. Кыска итәктән булучыларны кертергә кирәкми", дип тезеп китте. "Ничек итеп киенгәннәр соң алар?", дип әңгәмә дәвам итте. Милләтне мыскыл итәргә кирәкми, дигән сүзләр әйтеп, хатын элеккеге журналларны ачып карарга киңәш итте. Сатучылар аның үзенә чалбар урынына озын итәк, башына яулык бәйләргә кирәкләген төрттергәч, зарланучы да халык арасында юк булды.

Түрәләр ярминкәдән буш кул белән китте

Башына калфак кимәсә дә, шат күңел белән ярминкәдә тауар карап йөрүчеләр арасында Татарстан хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипованы күрергә мөмкин иде. Ул гаиләсе белән килгән. Шулай ук, Печән базарын багарга дип килүчеләр арасында Татарстан Тышкы эшләр департаменты башлыгы Радик Гыйматдинов, Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Эдуард Хәйруллин күзгә чалынды. "Камал театры янында гөр килгән татар ярминкәсенә чыкмыйча түзә алмадым", диде Камал театры мөдире Илфир Якупов. Чараны күрер өчен, шулай ук, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән аның урынбасары Ирада Әюпова да килгән иде.

Түрәләр биредә беренче тапкыр, шуңа да күп нәрсә белән кызыксынды, танышып йөрде, урыны белән гаҗәпләнгәннәрен дә яшермәде. Аларга Печән базары турында сөйләгән яшьләр Спасс ярминкәсе Алабугада зурлап уза, ә татар милли кул эшләнмәләре, ризыклары белән тыныштырырлык чаралар Казанда узмый дип билгеләде. "Спас ярминкәсен дәүләт зурлап уздырганда, татар чаралары энтузиаст яшьләр җилкәсенә төшә. Бу уртак эш булырга тиеш", дигән фикердә яшьләр. Түрәләр моны таныды. Ирада Әюпова моны зуррак масштабта ел саен уздырырга кирәк, ул Казанның милли брендына әверелерлек бер чара була ала, диде. Форматын бергә уйлашыйк, дип сүз куештылар.

Түрәләр киштәләрне карап йөрде, әмма сатып алган әйберләре булмады, буш кул белән киттеләр.

Чит ил кунаклары мәхрүм калды

Оештыручылар әйтүенчә, Печән базарында 5 меңнән артык кеше катнашкан. Казан мэриясе бу чараны оештыруда өлеш керткән дип әйтелде. Рәсми сайтларында Су спорты дөнья чемпионаты кысалырында уза дигән анонс та булды, әмма Печән базарында чит илдән килүче спорт фанатлары да, спортчылар да юк иде. Алар белми калды булса кирәк. Мәгълүмат җиткерелмәгән. Югыйсә, Казан Сабантуеннан тыш аларны шәһәр татар мәдәнияте белән таныштыру артык булмас иде.

Аның каравы барлык татарлар да биредә жыелган дигән хис калды. Чемпионатны туры китереп Казанга кайтырга мөмкинлек тапкан АКШның төрле штатларында яшәүче татарлар да ярминкәдә очрашты. Мәдинә Әпсәләмова белән Диләрә Хафизова: "Чит илләрдә мондый этно фестивальләр зурлап оештырыла, аны барысы да көтеп ала, ярата. Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итә. Печән базары да сөендерде, тәкъдим ителгән тауарлар да сыйфатлы, куелган бәяләр дә тешләми", дип сөйләделәр.

Моннан тыш Казанга Печән базарына атап Мәскәү, Уфа, Йошкар-Ола, Ижау, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдән килүчеләр бар иде.

Татар китапны сөяме?

Узган еллар белән чагыштырганда чара сәүдә, алыш-биреш белән генә чикләнмәде. Ул төрле чараларга бай иде. Мәрҗәни мәчете артындагы аланда "Сабыйлар" үзәге нәниләр өчен интерактив уеннар оештырды, граффити осталары рәсем ясады, "Кисекбаш" әсәренә нигезләнгән квест оештырылды. Аны уңышлы узучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Татарча китаплар да күп иде. "Алып киленгән китаплар арасында иң популярлары балалар әдәбияты булды. Бары берничә китап кына сатылмыйча торып калды. Яңа басылган "Ак чәчәкләр" романын да сатып алдылар, аңа күбрәк өлкән буын кешеләренең иске китте", дип әйтте безгә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре.

Агачтан ясалган "Укы" дигән сүз киштә итеп оештырылган, ул төрле телләрдәге китаплар белән шыплап тулган иде.

Буккроссинг шартлары нигезендә киштәдән китап алып үзеңнекен дә калдырырга кирәк. Китапларга кызыгучылар күп, алучылар да шактый, әмма алмашка китап калдыручылар күренмәде. Татарларның практик милләт булуының күрсәткечеме бу – аңлата алучы табылмады. Милли китапханә, борынгы татар китаплары тупланмасы иясе Таһир Тайсин киштәсе янында, күп булмаса да, кешеләр бар иде.

"Мәрҗәни" фонды сатырга 120 китап алып килгән, алардан сигезе генә калган.

Шигырь тыңлар өчен татарлар стадион кадәр җыелса...

Кичкә таба ярминкә рәтләрен берничә тапкыр аркылыга-буйга узып, сатып алган тауарларына сөенеп арыган халык "Калеб" иҗади берләшмәсе тарафыннан ачык һавада оештырылган Шигъри слэмга җыелды.

Чирәмгә утырып шигырь, татарча җыр, милли көй тыңладылар. Слэмда катнашучы 9 кеше шигырьләрен сөйләде. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын хөкемдарлар бәяләде. Җиңеп чыгучы Эльнар Байназарга акчалата бүләк тапшырылды.

Бу чараны читтән күзәткән шагыйрь Ркаил Зәйдулла тәмәкесен көйрәтеп: "Татар шигырен тыңлау өчен стадион кадәр халык җыелганын күрә алырмынмы мин?" дип фәлсәфәгә бирелде.

Шунда ук Кабан күле яры янында рәссам Фаик Таһировның иҗат җимешләре белән кызыксынучылар да булды.

Шигъри слэм барган вакытта Камал каршында инде "Исән!" рок фестивале башланган иде.

Тимер рәшәткәләр белән уратып алынган мәйдан эченә полиция хезмәткәрләре тамашачыларны тикшереп кертте. Керү белән һәр кешегә бер ягында фестиваль исеме, икенче ягына урысча "Мы вместе!" шигаре (бу – Рөстәм Миңнехановның сайлау кампаниясе сүзләре, кемгә тавыш бирергә кирәклегенә ишарә ясалды булса кирәк) язылган кәгазь әләмнәр бирелде.

Әмма сәяси ишарә белән оештырылган рок-фестивальнең тамашачысы гына юк иде. Зур сәхнәдән чыгыш ясаучылар дистәгә якын кеше өчен җырлады. Уфа, Ижаудан килүче артистларны күрмәделәр.

Казанда "Исән-фест" татар җанлы музыкасы фестивале узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Бары тик ярминкә тулаем төгәлләнгәч кенә халык Камал каршына җыела башлады. "Сәүдә рәтләре ябылгач кына оештырасы иде, кешеләр андагы чаралар бетмичә монда килмәде", дип әйттеләр. Фестиваль кичке унда төгәлләнде.

Халык арасында Печән базары ярминкәсе ял көннәрендә яки берничә көн узса, отышлы булыр иде, милли ризыклар белән сәүдә итүчеләр дә күбрәк булган саен күңелле, дип теләк белдерүчеләр булды.

Печән базары ярминкәсе саннары:

- Ярминкәдә 90 сәүдәгәр катнашкан.
- Чараны оештыруда 45 волонтер ярдәм иткән.
- Буккроссингның "Укы" киштәсендәге 500 китаптан 37се калган.
- "Түбәтәй" милли фаст-фуд 600 кешене хезмәтләндергән.
- 1200 өчпочмак ашалган, 235 литр мәтрүшкәле чәй эчелгән.
86 казылык сатылган.
- Киштәләргә җәелгән япмаларны тегәр өчен 80 метр тукыма киткән.
- 11 кеше ярминкәдән яңа чүәкләр киеп кайтып киткән.
- "Baldan" брендының 125 граммлы "Күчтәнәч" дип аталган балның 50 банкасы 45 минут эчендә сатылып беткән.
- Татарчага тәрҗемә ителгән "Һарри Поттер"дан өзек басылган "Гыйлем" газеты, Габдулла Тукайның "Кисекбаш" әкияте һәрберсе 1 мең тираж белән таратылган.
- "Сабыйлар" үзәге оештырган мәйданда 70тән артык бала күңел ачкан, иң яраткан уеннары "Түбәтәй" булган.
- Әдәби фотозонада 40 кешегә фотосурәт ясалган.
- Печән базарының бюджеты 400 мең сум тәшкил иткән.
- Ике дистәгә якын полиция хезмәткәре тәртип саклаган, әмма аларга Казан белән хозурланудан башка эш табылмаган.

XS
SM
MD
LG